Шланга гомумибелем бирү мәктәбендә, ”Кояш гомере телим, әнием сиңа!” исеме астында бәйрәм иртәсе үтте. Бәйрәмгә 1-4 сыйныф укучыларының иң кадерле кешеләре-әниләре чакырылган иде. Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең иң кадерлеләренә шигырьләр, җырлар, биюләр бүләк иттеләр. Бәйрәмнең икенче өлешендә әниләр өчен ярыш оештырылды. Алар ике командага бүленеп, көчләрен сынаштылыр. Бәйрәм бик күңелле үтте.