Шланга авылында яшәүче АТНАГУЛОВА НУРХАНИЯ СӘЛӘХЕТДИН КЫЗЫ 80 ЯШЬЛЕК ЮБИЛЕЕн билгеләп үтте! Шушындый зур һәм якты бәйрәмегез көнендә без сезгә ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сезгә булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыгызда тормыш юлларыгыз иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп тыныч картлыкта гомер итегез!