Россия Пенсия фондына хисапларны вакытында тапшыру турында, Пенсия фонды искә төшерә!

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

Россия Пенсия фондына иминләштерелгән затларга хисапларны вакытында тапшыру турында, Пенсия фонды искә төшерә: «мәҗбүри пенсия иминияте системасында индивидуаль (шәхсиләштерелгән) исәпкә алу турында "1996 елның 1 апрелендәге 27-ФЗ номерлы Федераль законның 11 статьясындагы 2 пункты нигезендә физик затларга (эш бирүчеләр) түләүләр һәм башка бүләкләр җитештерүче иминләштерүчеләр, хисап елы өчен киләсе елның 1 мартыннан да соңга калмыйча" иминләштерелгән затларның иминият стажы турында мәгълүматлар» тапшырырга тиеш. Барлык иминиятчеләрнең дә эшләгән һәр кеше турындагы хисап, хисап айыннан соң килүче айның 15 числосыннан да соңга калмыйча РПФ органнарына ай саен җибәрелә.

Россия Федерациясе законнары нигезендә,  иминләштерүчеләргә карата Хисап тапшырудагы хокук бозулар өчен,  түбәндәге финанс санкцияләре кулланыла: * иминләштерүче тарафыннан билгеләнгән вакытка тапшырылмаган яки тулы булмаган һәм (яки) дөрес булмаган мәгълүматларны тапшырган өчен иминләштерүчегә карата 500 сум күләмендә финанс санкцияләре кулланыла (1996 елның 1 апрелендәге 27-ФЗ номерлы Федераль законның 17 статьясындагы 3 өлеше);

иминиятләштерүче тарафыннан электрон документлар формасындагы мәгълүматларны тапшыру тәртибен үтәмәгән өчен,  иминләштерүчегә 1000 сум күләмендә финанс санкцияләре кулланыла (1996 елның 1 апрелендәге 27-ФЗ номерлы Федераль законның 17 статьясындагы 4 өлеше));

билгеләнгән вакытка тапшырмаган яки Россия Пенсия фонды органнарына рәсмиләштерелгән мәгълүматларны тапшырудан баш тарткан өчен, шулай ук мондый мәгълүматларны тулы күләмдә яки бозып тапшырган өчен,  вазыйфаи затларга өч йөздән биш йөз сумга кадәр административ штраф салуга китерә (15.33.2 статья). Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 1.1.статьясы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International