60 ел бергә яшәү – үзе бер бәхет!

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

60 ел бергә яшәү – үзе бер бәхет! 60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә - үзе бер мәртәбә! Еллар узган саен, яшәгән саен, без аларга карап сокланабыз. Алар Ходай насыйп иткән гомерләрен мәгънәле һәм матур итеп яши белә. Мухаметзянов Миннулла Нетфулла улы белән Фирүзә Хәсәнҗан кызының яшьлек тормышы үзләренең гүзәл туган яклары - тырыш халкы белән дан тоткан Шланга ягында узды. Исеме җисеменә туры килеп торган, табигатьнең иң матур җирендә - җырчы кошлы, саф һавалы  тирәсендә урман  урнашкан Шланга авылында аларның  гомерләре үтте.Авыл тормышы җиңел булмагандыр, ләкин алар беркайчан да зарлануны белмәде. Һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшәделәр. Сугыш елларыннан соңгы чорда эшне дә ирләр эше, хатыннар эше дип тору булмаган. Урман кисүдә дә, болын чабуда да гел бергә булдылар. Бүрәнәнең авырын да, җиңелен дә бергә күтәргән кебек, тормыш йөген дә икәүләп тарттылар. Авыл җирендә халык ни белән шөгыльләнә алса, алар шуларның барысын да эшләде.  Шушындый зур һәм якты бәйрәмнәре көнендә без аларга ихлас котлауларыбызны юллыйбыз!!!!

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International