Ветераннарның район советы утырышы...

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Ветераннарның район советы утырышына авыл җирлекләре башлыклары, урыннардагы ветераннар советы рәисләре һәм кайбер оешма җитәкчеләре дә чакырылган иде. Утырышта ветераннарның район советы җитәкчесе Роберт Закиров узган елгы эшләрне анализлады, алда торган бурычлар белән таныштырды. Иске Чокалы һәм Түбән Чәке авылларының ветераннар советлары рәисләре Гөлсирә Хәлиуллова һәм Николай Кузьмин, Шланга авылы җирлеге башлыгы Альберт Мөхәрәмов, интернационалист сугышчыларның район советы рәисе урынбасары Виктор Петухов үзләрен борчыган проблемалар турында фикер алыштылар. Залда утыручылардан да дулкынландыргыч сораулар һәм эшлекле киңәш - тәкъдимнәр яңгырады, район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре әйтелде. Актуаль мәсьәләләрне район башлыгы Марат Гафаров контрольгә алды. “Бүген районда 22300 кеше яшәсә, шуның 30 процентын өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә. Аларга һәрвакыттагыча игътибар һәм хөрмәт кирәк. Һәр авыл өлкәннәре арасында актив кешеләрнең булуын теләр идем. Ветераннар сүзендә хаклык бар. Шуңа күрә сезнең белән киләчәктә дә очрашулар оештырырбыз. Сездән файдалы яңа фикерләр, яңа тәкъдимнәр көтәм. Районда проблемалар бик күп, без аларны бергәләшеп хәл итәргә тиешбез”, - диде Марат Ринатович. Аннан соң ул районны социаль һәм икътисадый яктан үстерү буенча башкарылырга тиешле төп юнәлешләрне атады. Агымдагы елда Татарстанда төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендә 40 республика программасы гамәлгә кертелде. Социаль-мәдәният объектларын төзү һәм аларга капиталь ремонт программалары буенча республикада 21 авыл клубы; 11 җирлекләр Советлары (башкарма комитетлар) биналары; 108 универсаль спорт мәйданчыгы; 12 блоклы модуль чаңгы базасы; 45 фельдшерлык-акушерлык пункты; 9 табиб амбулаториясе; 1 сәламәтлек саклау объекты, шулай ук халыкка хезмәт күрсәтү буенча 22 блоклы-модуль пункт төзү каралган. Марат Ринатович әйтүенчә, безнең район ул программаның 20 – сендә катнаша. “Нигә 20 сендә генә”,- диючеләр булыр. Чөнки төзелергә яисә ремонтланырга тиешле объектларның күбесе безнең районда эшләнгән дә инде. Район башлыгы киләчәктә бер мәдәният йорты, һәр авылда фельдшер – акушер пункты булдыруны, авылларны электр белән тәэмин итүне һәм урамнарны яктыртуны яхшырту, урыннарда спорт мәйданчыклары төзүне дәвам итү, дүрт ясле – бакчаны төзекләндерергә кирәклеген дә әйтте. Элеккеге “Сельхозтехника” территориясендәге дүрт бинаны файдалануга тапшыру да планда икән. Кайчандыр райпо балансында булган, вакыт узу һәм заманалар үзгәрү белән бушап калган биналарны сафка бастыру да максат итеп куелган. 
Утырыш ахырында ветераннарның район советы составына кайбер үзгәрешләр кертелде. Моңарчы Иске Чүпрәле авылы ветераннар советы рәисе вазыйфасын башкарган Ринат Низамов урынына Петр Гордеев билгеләнде. Алда ветераннарны зур эшләр көтә. Агымдагы ел да әлегәчә булган кебек шулай дәрт-дәрман тоеп, күңелле вакыйгалар кичереп, тавык та чүпләп бетермәслек көндәлек эшләр, алардан канәгатьлек хисләре генә кичереп, уңышлы узсын дигән теләктә калабыз. Рәшит Фәтхуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International