Татарстан конституциясе көне белән

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Хөрмәтле  райондашлар, авылдашлар! Татарстанның үз Конституциясен кабул итү, республика үсешендә максатчан юнәлеш билгеләү,  тарихи мөһим вакыйга булды.  Ул туган ягыбыз байлыкларын, икътисадый мөмкинлекләрне,  күпмилләтле халкыбызның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, рухи һәм мәдәни кыйммәтләребезне саклау, киләчәгебезне кайгырту мөмкинлеге бирде.

6 ноябрь - һәрберебез өчен мөһим дата, тирән эчтәлекле бәйрәм. Шул уңайдан һәркемгә кайнар котлауларыбызны юллыйбыз. Уңышлар юлдаш булсын, һәр гаилә муллыкта яшәсен, илебездә иминлек хөкем сөрсен.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International