Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 2020 елда барлык теләүчеләр, электрон хезмәт кенәгәләрен сайлап, барлык гадәтләнгән кәгазь хезмәт кенәгәләреннән баш тарта ала.
Барлык гражданнар өчен электрон хезмәт кенәгәләренә күчү ирекле булып тора һәм бары тик гражданин ризалыгы белән генә гамәлгә ашырылачак.
2021 елда беренче тапкыр эшкә урнашучылар гына искәрмә булачак. Мондый кешеләрнең эш чоры турындагы барлык мәгълүматлары башта кәгазь хезмәт кенәгәсен рәсмиләштермичә генә электрон рәвештә генә алып барылачак.
Әгәр хезмәткәр үзенең кәгазь хезмәт кенәгәсен саклап калырга тели икән, аңа 2020 ел ахырына кадәр эш бирүчегә язмача гариза бирергә кирәк, бу очракта 2021 елдан башлап кәгазь хезмәт кенәгәсен электрон рәвештә дәвам итәчәкләр.