70 меңнән артык татарстанлы электрон хезмәт кенәгәсен сайлаган

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

70 меңнән артык татарстанлы электрон хезмәт кенәгәсен сайлаган

 

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2020 елның 31 декабренә кадәр һәр хезмәткәргә хезмәт кенәгәсен традицион кәгазьдә яки электрон рәвештә сайлап алу турында язмача гариза бирергә кирәк, дип искәртә. Исегезгә төшерәбез, хезмәт кенәгәсен алып бару ысулын сайлау хокукы бүгенге көндә бары тик эшләүче гражданнар өчен генә саклана. 2011 елның 1 гыйнварыннан соң беренче тапкыр хезмәт эшчәнлеген башлаучылар өчен мондый хокук булмаячак. Аларның хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны исәпкә алу бары тик электрон рәвештә генә алып барылачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәт кенәгәсен алып баруның электрон форматы бик уңайлы, чөнки хезмәткәргә үз хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматка тиз арада керү мөмкинлеге бирә. Теләсә кайсы вакытта электрон китапны күчереп алырга, бастырып чыгарырга, электрон почта аша потенциаль эш бирүчегә дәүләт хезмәтләре яки ПФР сайтында шәхси кабинеттан җибәрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International