COVID-19 авыру белән эшләүче медикларга, стаж ике тапкыр исәпкә алыначак
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге коронавирус йогышы белән авыручы һәм коронавируска шикләнгән пациентларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә хәбәр итә, РФ Хөкүмәтенең 6.08.2020 ел, № 1191 карары белән 2020 елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәр эш чорларын исәпләүнең аерым тәртибе билгеләнгән. Алар өчен вакытыннан алда пенсиягә хокук бирүче бер көн тиешле эш төрләрендә стажның ике көне буларак исәпләнә. Медицина хезмәткәрләренә ташламалы иминият стажы индивидуаль (персональләштерелгән) исәпкә алу белешмәләре нигезендә расланачак. Ә яңадан исәпләү документларына үзгәрешләр керткәнче-эш бирүченең билгеләнгән тәртиптә бирелә торган документлары. Исегезгә төшерәбез, медицина хезмәткәрләре махсус стажлары булган очракта, вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хокуклы (мәсәлән, авыл җирлегендә кимендә 25 ел эшләү яки 30 ел эшләү).