29 май көнне безнең якларга гына хас булган традицион бәйрәм "Майның унбише" булып үтте. Бәйрәм белән район башлыгы Гафаров Марат Ринатович тәбиркләде. Милли уеннар белән бер рәттән җыр бию үрелеп барды. Бәйрәмгә авылдан читтә яшәүчеләр, тирә як авыллардан да кунаклар күп булды.