Социаль хезмәтләр җыелмасын кире кайтару турында гариза тапшырырга соңга калмагыз.

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Социаль хезмәтләрдән файдалану хокукы булып та аның акчалата эквивалентына өстенлек биргән гражданнар 1 октябрьгә кадәр  күпфункцияле үзәккә яисә Пенсия фондының территориаль органнарына алдан язылып куеп, яки Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итеп, социаль пакеттан файдалану хокукын кире кайтара алалар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе хәбәр итә. Сайлап алынган вариантта язылган гариза киләсе елның 1 январыннан гамәлгә керә.

Социаль хезмәтләр җыелмасы түбәндәгеләрдән тора:

  • Рецепт буенча медицинада кулланыла торган дару препаратлары, рецепт буенча медицина җиһазлары (изделияләре), инвалид балалар өчен дәвалау туклануындагы махсус продуктлар;
  • Төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт оешмаларына юллама;
  • Дәвалау урынына бару һәм аннан кире кайту өчен шәһәрара транспортында, шулай ук шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү.
  •  

Шуны белү әхәмиятле! Дару препаратлары белән Дәүләт аптекалары тәэмин итә, төп авыруларны кисәтү өчен шифаханә-курортларга юлламалар Социаль иминият фондыннан алына; шәһәр яны тимер юл транспортларыннан, шулай ук дәвалау урынына бару һәм кайту өчен транспорттан түләүсез файдалану өчен Россия тимер юлларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Россия Пенсия фондының  www.pfr.gov.ru сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International