7 май көнне Шланга авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган тантаналы митинг узды. Биредә тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, укучылар, учреждение хезмәткәрләре һәм авыл халкы җыелды. Сугыш кырында һаләк булганнар, сугышның ачысын күргән сугыш һәм тыл ветераннары хөрмәтенә һайкәлгә чәчәкләр куелды. Барлык авыл халкын Җиңү бәйрәме белән Чүпрәле муниципаль районы башлыгы исеменнән Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сатдинов Данис Габделхарис улы котлады. Шулай ук Шланга авыл җирлеге башлыгы Якупов Ильдар Ирьзан улы, Чүпрәле районы "Хәрби хәрәкәтләр ветераннары Советы" Җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Петухов Виктор Петрович, авылның имам хатыйбы Айзәтов Иршат Замалетдин улы, РСФСРның атказанган укытучысы Якупова Розалина Зәйнетдин кызы чыгыш ясадылар. Сугыш чоры баласы - Хисамова Гөлшат Сафиулла кызы, мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Мөшәрәпов Альберт сугыш еллары җырлары башкардылар. Мәктәп укучылары монтаж әзерләгән иделәр.