7 май көнне Шланга авылында "Барлык буын чик сакчылары" һәм "Сугыш хәрәкәтләре ветераннары"монументы ачылды. Әлеге монументны безнең авылдан намус белән хезмәт иткән , Ватаныбызга хезмәт иткән чик сакчылары һәм аларга Әфганстанда һәлак булган Нуртдинов Наил Исмагил улының энесе, сугыш хәрәкәтләре ветераннары кушылды. Барлык оештыру чараларын Ульян шәһәрендә яшәүче якташыбыз Сәлимҗанов Шамил Иршат улы алып барды. Бу чарада Казан, Ульяновск, Тольятти, Дмитроврагад, Тарусс, Болгар, Чуашстан Чик сакчылары иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашты. Барлык кунаклар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәленә һәм "барлык буын чик сакчылары" һәм "сугыш хәрәкәтләре ветераннары"монументына чәчәкләр һәм веноклар салдылар. Шулай ук Җиңү көне белән котлаулар белән чыгыш ясадылар һәм музей өчен истәлекле бүләкләр тапшырдылар.