28 май көнне Шланга авылында традицион милли бәйрәм "Майның унбише" булып үтте. Бу бәйрәм гомер- гомергә иске стиль буенча 15 май көнне урман буенда үткәрелгән. Уңыш батырларын зурлаганнар, милли уеннар үткәрелгән, дару үләннәре җыйганнар, урманга кереп саулык сорап иң карт калын имәнне кочаклаганнар.
Быел да яңгыр булуга карамастан бәйрәм күңелле үтте.