Шланга авылы мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә, мобилизацияләнгән егетләрнең әти-әниләре белән очрашу оештырылды. Очрашуда Шланга авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Алимова Шәмсия катнашып, туган илебезне якларлык кыю егетләр үстергән әти- әниләргә олы рәхмәтләр җиткерде һәм егетләрнең җиңү белән сау- исән туган якларыбыз әйләнеп кайтуларын теләде.