Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге барлык функцияләрне тиз һәм сыйфатлы үтәячәк.

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге барлык функцияләрне  тиз һәм сыйфатлы үтәячәк.

 

        Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге хәбәр иткәнчә, Россия Пенсия фонды сайтында 2023елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак Россия Социаль фонды турында  бүлек ачылды.

        Пенсия  һәм Социаль иминият фондын берләштерү социаль ярдәм чараларыннан файдалануны гадиләштерәчәк - барлык федераль түләүләрне "бер тәрәзә" режимында алырга мөмкин булачак. Берләштерү бүген ике фонд компетенциясендә булган барлык түләүләрнең, хезмәт күрсәтүләрнең һәм йөкләмәләрнең тулы дәвамлылыгын күздә тота. Димәк, структураларны берләштергәннән соң, хәзер Пенсия фонды һәм социаль иминият фонды күрсәтә торган барлык хезмәтләрдән   элеккеге тәртиптә файдаланырга  мөмкин булачак.

         Шул ук вакытта Россия социаль фонды бизнеска административ йөкләнешне киметәчәк һәм дәүләт социаль иминиятләштерүе белән тәэмин ителгән россиялеләрнең категорияләре санын арттырачак. Гражданнар өчен электрон сервислар саны арттырыла, балалы гаиләләр һәм авырлы хатын-кызлар бердәм пособие алачак, иминиятләүчеләр хисапны  яңа форма буенча тапшырачак.

          2023 елның 1 гыйнварыннан Россия социаль фонды гражданнарны  клиент хезмәте күрсәтүнең бердәм офисларында кабул итәчәк, алар  Пенсия фондының хәзерге клиент хезмәте күрсәтү адреслары буенча урнашачак. Бу офисларның күбесе инде пилот режимында эшли. Киләчәктә барлык федераль социаль ярдәм чараларын бер мөрәҗәгать буенча рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Пенсионерлар, балалы гаиләләр, инвалидлар  клиент хезмәте күрсәтүнең үзләренә уңайлы, якын адрес буенча урнашкан бердәм офисына яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә алачак.

           Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, Пенсия фондының социаль иминиятләштерү фонды белән берләшүе   закончалыклы адым. "30 елдан артык тарихы булган Россия Пенсия фонды замана белән бергә атлады, федераль законнарны тулысынча гамәлгә ашырды. Пенсия белән тәэмин итү өчен генә җавап бирә торган оешмадан Пенсия фонды гражданнарга туганнан алып бөтен гомер буена ярдәм итү чараларын күрсәтүче көчле социаль институтка әверелде. Аны Социаль Фонд итеп үзгәртү Россиядә пенсия һәм социаль иминиятләштерүне камилләштерүдә яңа адым булачак ", - дип аңлатты ул.

            Берләштерелгән Фонд турындагы мәгълүмат белән https://pfr.gov.ru/grazhdanam/social_fond сылтамасы буенча танышырга мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International