Бүген мәдәният йортында Афган һәм Чечня сугышында катнашкан авылдашлар белән очрашу үтте. Очрашуда башкарма комитет секретаре Алимова Шамсия, мәктәп укучылары, ветераннар Советы председателе катнаштылар. Ветераннарга истэлекле бүләкләр тапшырылды, "Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга һәм барлык чор чик сакчыларына" монументына чәчәкләр куелды.