Борынгы заманнардан безнең авылның ата-бабалары чәчү эшләреннән соң 15 майда иске стиль буенча, ягъни 28 майда, "Майның унбише"авыл бәйрәмен билгеләп үттеләр. Чәчү алдынгыларын билгеләп үтәләр, төрле традицион уеннар, ярышлар үткәрәләр, төрле үләннәр җыялар. Быел да, 28 майда барыбызны да бәйрәмгә чакырабыз.