18 июльдә Шланга авылында хәрби хезмәткәр Илмир Мостафин белән хушлашу булды, ул махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Илмир үз антына тулысынча тугры булган.. Ул чиксез батырлык, ныклык һәм фидакарьлек үрнәге күрсәткән. Без аңа рәхмәт әйтәбез һәм аны герой итеп озатабыз!