Алимов Динар Фиркат улы 1 урын яулады.

2024 елның 19 апреле, җомга
  • Зеленодольск шәһәрендә "Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең иң яхшы янгын сүндерү бүлекчәсе" исеменә зона этабы смотр-конкурсы узды. Чүпрәле районыннан әлеге конкурста 114 янгын-коткару часте янгын сүндерүчесе Алимов Динар Фиркат улы катнашты һәм 1 урынны алды. Алимов Динар май аенда республика конкурсында катнашачак. Алимов Динар Фиркат улы Шланга авылында яши, 114 янгын-коткару частенда эшли. Динар,  сиңа уңышлар телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International