Безнең якка гына хас булган бәйрәмгә "Майның унбишенә" чакырабыз. Бу бәйрәмне әби-бабайларыбыз 28 май көнне ( иске стиль) буенча үткәргәннәр., шуннан "Майның унбише" исеме калган. Халык урман буена җыелышып биегәннәр, җырлаганнар, уеннар уйнаганнар, төрле үләннәр җыйганнар, җирдә аунап, җирдән көч , имән кочаклап имәннән саулык сораганнар. Әби-бабайларның йолаларына тугры калып,быел бу бәйрәм 25 май көнне үткәрелә. Бәйрәмгә рәхим итегез!