2024 елның 5 июнендә Чүпрәле муниципаль районының Иске Чүпрәле авылында Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк. Кабул итү Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелеге белән берлектә узачак. Гражданнарны һәм юридик затларны кабул итү түбәндәге адрес буенча башкарылачак: Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 9 нчы йорт, район мәдәният йорты, 2 нче кат. Кабул итүгә язылу (843)221-80-36 телефоны буенча дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр алып барыла.