Медаль тапшыру

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе
  • Бүген Шланга авылы тыл ветераннары Мәхмүтова Бибинур Юныс кызына, Мостафина Факия Әхмәтҗан кызына һәм Мөхәммәтшина Фәүзия Нәтфулла кызына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел" юбилей медальләре тапшырылды. Чүпрәле муниципаль районы башлыгы исеменнән ветераннарны башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча урынбасары Измайлов Илмир Расых улы котлады һәм азык-төлек җыелмасы тапшырды. Шланга авыл җирлеге башлыгы Якупов Илдар Ирьзан улы ветераннарны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады һәм чәчәк бәйләме бүләк итте.

  •  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International