Кичә Шланга авыл җирлеге башлыгы Якупов Илдар Ирьзан улы һәм Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Измайлов Илмир Расыйх улы Мәхмүтова Бибинур Юныс кызына юбилей медале тапшырдылар.
Мәхмүтова Бибинур Юныс кызы тыл хезмәтчәне, Герой-Ана, 10 бала тудырган, ире белән бергә аларны тәрбияләгәннәр, гомер буе колхозда эшләгән.