Район мәдәният йортында Льга Еремова җитәкчелегендәге "Яшьлек" халык хореогрфик коллективының юбилей концерты булды. Ә башлангычы 15 ел элек, Шланга урта мәктәбенең 8 сыйныф кызлары Алимова Гөлия, Мөхәммәтҗанова Гөлназ, Шараева Лилия, Кәримуллина Эльза һәм Мәхмүтова Назлыгуль һәм аларның Инглиз теле укытучылары Евремова Ольга Владимировна. Алар биергә бик яраталар һәм халыкның мәхәббәтен яулау теләге туа, шуңа күрә бию коллективы төзергә карар кылалар. Юбилей концертында да Шланга авылыннан башлап йөргән кызлар да катнашты.