Бүген Шланга мәдәният йортында 8 март көнненә карата мәдәни чара узды. Чарага махсус операциядә катнашучыларның әниләре дә чакырылды. Шланга авыл җирлеге башлыгы барысын да бәйрәм белән котлады һәм махсус операциядә катнашучыларның аналарына сабырлык теләде.