1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш, финанслар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча урынбасары Измайлов Илмир Расыхович, Шланга авыл җирлеге башлыгы Якупов Илдар Ирьзан улы, Татарстан Республикасы Рәисе Минниханов Р.Н., ТР Чүпрәле МР башлыгы Гафаров М.Р. исеменнән тыл хезмәтчәннәрен котладылар, чәчәкләр һәм бүләк җыелмасы тапшырдылар :
1.Мустафина Факия Әхмәтҗан кызы 1932 елның 9 апрелендә Шланга авылында туган, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, күпбалалы әни, ире белән берлектә 8 бала тәрбияләгәннәр, колхозда эшләгән., хәзерге вакытта улы тәрбиясендә яши.