1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш, финанслар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча урынбасары Измайлов Илмир Расыхович, Шланга авыл җирлеге башлыгы Якупов Илдар Ирьзан улы, Татарстан Республикасы Рәисе Минниханов Р.Н., ТР Чүпрәле МР башлыгы Гафаров М.Р. исеменнән тыл хезмәтчәннәрен котладылар, чәчәкләр һәм бүләк җыелмасы тапшырдылар :
Махмутова Бибинур Юныс кызы 1931 елның 25 августында Чүпрәле районы Татар Бизнәсе авылында туган, тыл хезмәткәре, хезмәт ветераны, Герой Ана, ире белән берлектә 10 бала тәрбияләгәннәр, колхозда эшләгән, хәзерге вакытта улы тәрбиясендә яши.