25 май көнне Шланга авылында "Май унбише" бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәм - халык өчен әһәмиятле вакыйга. Безнең бабаларыбыз 15 нче майда иске стильдә, яңа стильдә. 28 май көнне бу бәйрәмне билгеләп үттеләр, урманга йөрделәр, иң нык имән агачын кочакладылар, теләкләр әйттеләр, сәламәтлек, иминлек сорадылар, үләннәр җыйдылар. Борынгы гореф-гадәтләр бүгенге көнгә кадәр сакланган һәм ел саен бу бәйрәм уздырыла, кунаклар килә, сыйныфташлары очраша.