Бүген Чүпрәлегә рәсми визит белән Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров һәм министрлык вәкилләре килделәр. Рәсми визит вакытында министр Артем Сидоров, район башлыгы Александр Шадриков белән берлектә чүпрәлеләрне кабул итте.
Түбән Чәке, Шланга, Иске Кәкерле Иске Чүпрәле авылы җирлекләрендәге экология проблемасы хакында министрга шактый гына мөрәҗәгатьләр әзерләнгән иде. Әйтик, Түбән Чәке авылы җирлегендәге Татар Шатрашаны авылында яшәүчеләр ел саен язгы чорда язгы ташудан җәфа чигәләр. Якла елгасындагы су ярларыннан ташып, матди зыян сала. Шушы чорда су юлы белән бүленгән авыл халкы атналап өйдән бер кая чыга алмыйча, җиһазларын, терлекләрне судан саклыйлар.
Авыл җирлеге башлыгы Азат Садыйков әлеге мәсьәлә буенча проектлар әзерләнгәнен, күп төрле эшләр башкарылганын әйтеп үтте, шул рәвешле киләсе 2015 ел программасына кертелеп, Якла елгасынынң борылышларын тирәнәйтү, киңәйтү буенча ярдәм сорады. Экология һәм әйләнә тирә ресурслар министры Артем Сидоров мондый мөмкинлек булыр дип вәгъдә итте һәм октябрь ахырына кадәр җавап булачагын белдерде.
Чүпрәле районы оешу тарихы истәлекләр буенча сазлыклы урында урнашкан дигән фараз бар. Әлбәттә, бу районның бүгенге экологик торышында да үз ролен уйнамый калмый. Министрга әлеге уңайдан Иске Чүпрәле, Иске Кәкерле, Шланга авылларында җирнең убыла бару нәтиҗәсендә зур ерынтылар барлыкка килү хакында бәян иттеләр һәм әлеге проблеманы хәл итү буенча ярдәм сорадылар.
Иске Чүпрәле авылы җирлеге башлыгы урынбасары Фәрит Галләмов Культурная урамындагы икефатирлы йортның шундый ерынты янына 2 метр гына аралыкта калуын әйтеп үтте. Иске Кәкерле авылында да масштаб проект белән төзелгән дамбага бүген капиталь төзекләндерү кирәклеген авыл җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов җиткерде. 1994 елларда төзелгән дамба бүген, шулай ук, җир ишелү нәтиҗәсендә зур ерынтылар хасил итә бара.
Ә менә Шланга авылында җир убыла барып, зиратка ук килеп җиткән. Хәзер биредә зиратныңа җир астына китү куркынычы яный. Авылның имам хатыйбы Иршат Айзятов министрга шушы проблеманың аяныч нәтиҗәләргә китерүен бәян ите.
-Әлеге уңайдан кичекмәстән тиешле карар кабул итү сорала. Өлкән буын, вафат булган кардәшләребез моны безгә гафу итмәсләр,-диде Артем Сидоров мәсьәләнең җитдилегенә басым ясап һәм барысын да үзконтрольленә алырга вәгъдә итте.
Кабул итүдән соң, Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров һәм министрлык вәкилләре район башлыгы Александр Шадриков җитәкчелегендә уздырылган киңәшмәдә катнаштылар.
Киңәшмә эшендә районның минераль-ресурс базасы мәсьәләре хакында сөйләшү алып барылды. Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Татар Шатрашаны авылы янында төзелештә кулланырга мөмкин булган табигать япмаларының барлыгы өйрәнелде. Балчык, ком, цеолит табигый байлыкларын киләчәктә төзелеш промышленностендә кулланып, районга инвесторларны җәлеп итү мөмкинлеге бар.
Экология һәм әйләнә тирә ресурслар министры Артем Сидоров чыннан да, Чүпрәленең перспективасы бик югары, өйрәнәсе ресурслар байлыгы күп дип белдерде. Киңәшмәдә аларны киләчәктә куллану нәтиҗәлелеген күтәрү өчен тиешле тәкъдимнәр кертелү соралды.