Электрон дәүләт хезмәтләре.....

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе
Электрон дәүләт хезмәтләре....

Ай ахыры җитүгә, һәркем кулланган ут-газы өчен түләү квитанцияләре белән почта бүлекчәләренә ашыга. Иртәрәк барсаң, әлбәттә, бәхет елмая, тизрәк кайтасың. Ә инде бераз соңгарак калдың исә, озын чиратны үтми тормый, кайтып булмаячак.

Берничә елдан бирле торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдә уңайлыклар булдыру, почта бүлекчәләрендәге әлеге чиратлардан котылу максатыннан, республикада электрон түләүләрнең төрле төрләре эшли башлады. Хәзер әлеге эшне өйдән чыкмый гына, интернетка тоташтырылган компьютер аша да башкарып була, җәмәгать. Моның өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталына https://uslugi.tatar.ru  керергә кирәк.  Биредә шәхси кабинет булдыру таләп ителә. Анда  теркәлгәннән соң, “Халык өчен электрон түләү төрләре” («Услуги в электронном виде для жителей»)  ачып, ТКХ («ЖКХ») дигәненә  керәсе. Порталда түләүләрне башкару өчен  шәхси исәп-хисап  номерларын, түләүләрне башкаручының мәгълүматларын һәм ут, газ, су приборларының күрсәткечләрен кертергә кирәк булачак. Түләүләрне башкару өчен теләсә нинди банк карталарын кулланырга мөмкин. Бу очракта комиссия түләве 1,0 процентны тәшкил итәчәк.

«Сбербанк России»  карталарына ия  булучылар, шулай ук, мондый төр хезмәтләрне интернет аша башкара ала. Иң элек карта белән кулланучы банкта логин һәм пароль булдырырга тиеш. Әлеге мәгълүматлар белән «Сбербанк онлайн» дигән махсус сайтка  http://sberbank.ru/tatarstan/ru кереп,  түләүләрне  («Платежи и переводы») ачабыз һәм кирәк хезмәтләрне башкарабыз. Барлык эшләр төгәлләнгәч, ихтыяҗы булганда квитанцияләрне бастырып чыгарабыз, комиссия алынмый.

«Сбербанк России»  биналарында урнаштырылган банкоматлар, инфоматлар аша да ут, газ, су, интернет, телефон өчен түләү мөмкинлеге тудырылган. Хезмәтләр турыдан-туры карточка ярдәмендә, я булмаса акча кертеп башкарыла.  Бу очракта, су өчен түләүләр өчен (анысы да 0,1 процент күләмендә генә)  комиссия алына.  

Бүгенге көндә мондый  банкоматлар, инфоматлар район кулланучылар җәмгыяте бинасында  да урнаштырылган.

“Электрон Татарстан” проектын тормышка ашыруның төп күрсәткечләре:

Татарстан Республикасында 2011 елның июль аенда 1 миллион тирәсе ( ягъни январь аена караганда 4 тапкыр артык) дәүләт хезмәте электрон рәвештә башкарылган.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә башкару электрон информацион киосклар (инфоматлар) аша һәм Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru, мобиль версиясе (m.tatar.ru) оештырылган.

Хәзер гражданнар белән бәйләнешле бу каналлар аша 25 дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтелә.

Порталда мондый мөмкинлекләр бар: хезмәтне электрон рәвештә алу өчен гариза биреп була; хезмәтләрне “on-line” түләргә ( дәүләт пошлиналарын, административ штрафларны, салым бурычларын, торак-коммуналь хезмәтләре, элемтә (телефония, Интернет, телевидение һ.б. лар) өчен түләргә, электрон чиратларга язылырга ( дәүләт һәм муниципалитет учреңдениеләре белгечләренә) була.

Бүген Татарстанда ЮХИДИ штрафларының 25 проценты электрон рәвештә түләнә, чит ил паспортларының 19 проценты электрон рәвештә тутырыла. Кайбер хезмәтләрне электрон рәвештә алуны кулланучылар кулайрак күрә: балалар бакчасына гаризаларның 59 проценты электрон рәвештә бирелде, ЗАГСка язылу өчен гаризаларның 74 проценты электрон рәвештә кабул ителде.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне республиканың барлык муниципаль районнарында зур идарәче компанияләре Портал аша кабул итә.

МИНЕМ ГАИЛӘМ. Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчергәч, көндәлек проблемалар минимум вакыт таләп итә торган күңелгә ятышлы эшкә әверелде. Без Татарстанда яшәүчеләр  күп вакытларын гаиләләре белән бергә уздырсын, дип кайгыртабыз. Шуңа күрә ЗАГСка гариза бирергә, баланы бакчага язырга һәм башка күп эшләрне хәзер өйдән чыкмыйча- чиновниклар белән түгел, ә якыннарыгыз белән аралашып - эшләргә була.
 

МИНЕМ ЙОРТЫМ. Үз йортыңны яхшылап кайгыртыр өчен, аннан ерак китмәскә кирәк, дип уйлыйбыз. Яңа электрон сервислар кулланып, хәзер һәр татарстанлы коммуналь хезмәтләр өчен түләүне, үз торагы турында мәгълүмат алуны компьютер артында утырып та башкара ала. Моның өчен uslugi.tatarstan.ru порталыннан файдаланырга кирәк.
 


МИНЕМ СӘЛАМӘТЛЕГЕМ. Табибларгабаргач, чиратта утырып вакыт сарыф итү бик күңелсез хәл, беләбез. Шуңа күрә “тере” чиратны электрон иттек. Татарстанда медицина белгечләренә Интернет аша язылып, билгеләнгән вакытка гына килеп була. Пациентка да уңайлы, табибка да эш җиңелләшә.
 
МИНЕМ ЮЛ ЙӨРҮЕМ. Замандашымның идеаль тормыш стиле – ашыкмаска һәм һәрҗиргә өлгерергә. Татарстанда без дәүләт хезмәтләрен уңайлы вакытта һәм комфортлы шартларда башкару өчен электрон сервислар булдырабыз - uslugi.tatarstan.ru порталында.

 

МИНЕМ ЭШЕМ. Без электрон сервисларны Татарстан Республикасының һәрбер кешесе эшкә күтәренке күңел белән барып, эштән дә күтәренке күңел белән кайтсынөчен, аның иртәгесе ышанычлы булсын өчен, чиратсыз һәм артык визитларсыз гына кирәкле хезмәтләрне алсын өчен булдырабыз.

 

 

МИНЕМ ТҮЛӘҮЛӘРЕМ. Барыбыз да белә: салымнар түләнеп бетсә, йокы тынычрак була. Шуңа күрә uslugi.tatarstan.ru порталында без төрле бурычлар турында мәгълүмат алып, аларны оператив түләү сервисын булдырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International