Ниһаять, көз үзенең холкын күрсәтә башлады. Салкынайтып, җирне бераз туңдыруга, авыл халкының мәшәкате арта.
Бүген татар авылларында иң матур, иң борынгы йолаларның берсе – каз өмәләре гөрли.
Безнең үзебезгә генә хас тагын бер бәйрәмебез бар шул. Җир йөзендә башка бер
генә халык та каз суюны шундый югарылыкка күтәрми. Элек тә авылларда йорт саен
оя-оя каз үстергәннәр, җир туңдыргач, аны күрше-күлән, туган-тумача белән
җыелышып суйганнар. Авыл халкы әле дә каз үстерә. Дөрес, хәзер күп очракта
бәбкәләрне инкубатордан гына сатып алалар. Ә көзен бәйрәм иттереп «Каз өмәсе»
уздыралар. Аннары казларны кемдер суыткычка төяп куя, кемдер тозлый, кайберләре
сата, күчтәнәчкә бирә.
Иртә белән туганнар, күршеләр, якыннар казлар суя торган йортка җыела. «Кыйгак,
кыйгак!» – дип кычкырган казларының шомлы авазлары аларны каршылый. Кунакларны
хуҗабикә аш-су белән сыйлап алганнан соң, хатем-догалар укып эшкә керешәләр.
Ирләр казларны суя башлый, аннары хатын-кызга мамыгын йолкар өчен мунчага итеп
бирәләр. Анда эш гөрли, хатын-кыз җырлап-җырлап казларны йолкалар, ә йолкылган
казларны кире ирләргә утта тотып өтәр өчен кайтаралар. Чистартылган казларны
матур иттереп бер урынга тезеп куялар. Эшләр беткәч, хезмәт күрсәтеп йөрүчеләрне
каз итеннән әзерләнгән ризыклар белән сыйлыйлар. Көннең икенче яртысында тагын
да өстәлләр корып кунаклар чакырыла. Җыелган каз мамыгыннан түшәкләр, мендәрләр
ясыйлар. Аларны бүләк итеп туган-тумачага өләшәлә