6нчы НОЯБРЬ– ТАТАРСТАН КОНСТИТУЦИЯСЕ КӨНЕ

2014 елның 6 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстан республика Конституциясе көнен бәйрәм итә
 

6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Шушы уңайдан республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлаулар җиткерде.

 

Хөрмәтле ватандашлар! Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм.

6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе булды. Егерме ел элек республика парламенты, татарстанлыларның – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып, Татарстан Республикасының яңа Конституциясен кабул итте, күпмилләтле халкыбыз сайлап алган принципиаль сәяси юлны билгеләде. Төп Закон республикабызның сәяси, икътисадый һәм хокукый системалары нигезләрен ныгытты, социаль дәүләт кору, хокукның югары дәрәҗәсенә, суд хакимиятенең бәйсезлегенә ирешү һәм камил җирле үзидарә төзү юнәлешендә озак вакытка үсеш өстенлекләрен билгеләде, гражданнарның демократик ирекләрен һәм хокукларын югары хәзинә дип игълан итте.

Узган еллар безгә Татарстан Конституциясендә игълан ителгән идеалларны һәм кыйммәтләрне, максатларны һәм механизмнарны горурлык белән танырга җирлек бирә, аларга ирешү вакыт сынавын узды, үзенең дөреслеген, какшамаслыгын раслады. Һичшиксез, тарихи күзлектән караганда кыска гына чор эчендә күп кенә өлкәләрдә Татарстан ирешкән уңышлар – республиканың Төп Законында  беркетелгән тотрыклы икътисадый һәм социаль үсештә сайлап алган курсның дөреслеген раслады.

Татарстан Республикасы Конституциясе көнен Халыклар бердәмлеге көненнән соң бәйрәм итүебез дә игътибарга лаек. Республика җитәкчелеге Россия Федерациясенең дәүләт бөтенлеген ныгыту, халыклар арасындагы күпгасырлык дуслыкны һәм хезмәттәшлекне тотрыкландыру сәясәтен алып бара. Күпмилләтле халыкның бердәмлеге, граждани тынычлык һәм төрле конфессия вәкилләренең  үзара дуслыгы идеяләренә тугрылыклы булу, барлык милләт гражданнарының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен саклау юлы белән демократия принципларын раслау, төрле халыкларның мәдәният үзенчәлекләрләрен һәм рухи традицияләрен исәпкә алу нигезендә регионнарның икътисадый үсеше көчле демократик дәүләт төзү юлыннан ышанычлы һәм даими алга бару мөмкинлеген тәэмин итә. Социаль һәм икътисадый мәсьәләләрне хәл итүдә мөстәкыйльлекне арттыру курсын эзлекле гамәлгә ашырып, Татарстанның һәм Россия дәүләтенең бүгенгесе һәм киләчәге турында ихлас кайгыртучанлык күрсәтеп, тулаем алганда,  республика гомумроссия социаль- сәяси процессларда актив катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International