Сугыш афәте.
Сугыш... Бу сүзне ишетүгә тән буенча әллә нинди курку йөгереп китә. Күз алдына елый-елый шешенеп беткән күзләр, “Батырларга мәңгелек дан”, дип язылган каберлекләр килеп баса. Ә кем уйлап тапкан соң ул сүзне? Нигә ул безнең телебезгә кергән? Күпме сагыш, кайгы китерә бит ул адәм башына!...
Минем карт әбиемнең дә үзәгенә үтә сугыш дигән нәрсә! Ул 1928 нче елның 1 нче июлендә карт бабам Халиулла белән гаилә кора. Әбием-мәзин кызы, бабам авыл старостасы малае була. Әлеге парга авылның һәрбер кешесе сокланып туя алмый. Килен төшкән йорттан бер дә кунаклар китми. Тиздән дөньяларны тагы да түгәрәкләп бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре дә туа башлый. Туган балаларга шатланып, бер-береңнең кадерләрен белеп яшәргә генә дә бит! Юк шул... Дөньяга ачы хәсрәт салып, германнар илебезгә бәреп керәләр һәм барлык авыл-шәһәрләрдән изге туган илләрен, гаиләләрен дошманнардан саклау өчен, яшь егетләр сугышка алыналар. Карт бабам “Кызыл Йолдыз” колхозы җитәкчесе булганлыктан, аңа иң беренче булып сугышка чакыру кәгазе килә һәм ул икенче көне үк әнисен, сөйгән хатынын, алты баласын калдырып, иле алдындагы бурычын үтәргә китә.
Берсеннән- берсе кечкенә алты сабыен үстерү, киендерү, ашату һәм кеше итү, олы яшьтәге кайнанасын карау-барысы да әбиемнең җилкәсенә төшә. “Әгәр дә сыерыбыз булмаса, без әллә кайчан үлгән була идек, кызым”,-дип елый-елый сөйли иде ул.
Әмма бер кайгы белән генә булса иде кеше тормышы. Әгәр күз яшьләре өйгә керәләр икән, алар җанны тәмам өзгәләмичә генә чыкмаячаклар шул! Сугышның кызган вакытларында, 1942-1943 нче елларда, авылда билгесез бер авыру тарал. Шушы авырудан күпләп карт-коры һәм яшь балалар үлә башлыйлар. Әлеге афәт әбием яшәгән өйнең ишеген дә ачып керә. Керүе белән, биш һәм алты яшьлек ике малаен аяктан ега.
Үзенчә нинди генә догаларын укыса да, сабыйларын саклап кала алмый ул. 2-3 көннән соң икесен дә, үзенең җылы кочагыннан аерып, җир куенына сала.
Әмма әбием бирешми, язмыш сынауларына түзеп, тормышын дәвам иттерә. Үзе өчен түгел, мөлдерәмә тулы күзләре белән карап, “әни, әни!” дип торучы дүрт баласы өчен яшәргә кирәк. Икесен саклап кала алмады, шулай да исәннәренең бәхетле, кайгысыз тормышларын күрәсе килә аның.
Көннәр артыннан көннәр, айлар артыннан айлар үтә тора. Сугышның да безнекеләрнең кулына күчүе килеп ирешә авыл халкына. “Тиздән әтиегез кайтыр, ул кайткач барысы да урынына килер, алтыннарым”.-дип өметен өзмичә яши әбием. Әмма 1945 нче елның 22 нче март иртәсендә аны яшен суккандай була: Хат ташучы аның кулына кара пичәт белән пичәтләгән кәгазь тоттыра. “Бәлки дөрес түгелдер әле? Әнигә әйтми торыйм әлегә”,- дип йөри әбием. Әмма әбиемнең яшьләнгән, моңсуланган йөзен кайнанасы шунда ук сизеп алган hәм ул аңа барысын да сөйләп бирә. Баласын югалтуны карт ана күтәрә алмый. Язның кояшлы бер таңында мәңгелеккә күзләрен йома ул.
Шулай итеп аның кайнанасы да үлеп китә. Рәтләп кенә атлап басып йөрергә, сөйләшергә дә өйрәнмәгән нәни балага да күз-колак булучы кеше калмый һәм ул нарасыен тәгәрмәчле яслегә салып, басуга алып чыга. Урак белән иген урганда да, арыштан көлтә бәйләгәндә дә баласын янында йөртә. Өйдә башка балаларына калдырып китәр иде, барысы да колхоз эшендә: олырак дигәне суктырылган иген бөртекләрен капчыкка тутырып, амбарга ташый, анардан кечерәкләре тырмалар белән, кышка салам әзерләү өчен, басу тырмалыйлар-һәркемгә бүленгән сугыш вакытында! Ир-егетләр юк бит авылда! Булса да аяксыз яки кулсыз, гарипләнеп кайтучылар гына...
Менә шундый авырлыклар кичерергә туры килә минем карт әбиемә. Әмма кичергән барлык михнәтләре өчендер инде, тормыш аңа зур бүләк ясый: ул барлыгы 97 ел гомерен яши. Әбием күптән түгел генә, 2006 нчы елның 9 нчы сентябрендә арабыздан китте.
Шулай да, 1940-1945 нче еллардагы җанны өзгәләгән сугыш, аның күңелендә үлгәнче сакланды.
Безгә авыр вакытлары турында сөйләгәндә, аның күзеннән һәрвакыт яшь тамчылары кипмәде. Һәрбер сөйләвен тәмамлаганда: “Әй балаларым, җирдә тынычлык булсын! Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын!”- дия иде. Чыннан да, бүтән беркайчан да туплар атылмасын, бишекләр ватылмасын, кан кою кабатланмасын, өстәл артында әтиләрнең, абый-энеләрнең урыннары бушап калмасын иде!