90 яшьлек Гелҗиан әби!!!

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе

Шланга авылында гомер кичерүче Гелҗиан әби Айнетдиновага 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путиннан котлау килде. “Хөрмәтле Гелҗиан Абдулхак кызы! Юбилеегыз уңаеннан ихлас котлау һәм изге теләкләремне кабул итегез. Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының бик авыр сынауларын намус белән узган батырлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм изге теләкләр!” – дигән юллар бар анда.                                                                                                            

Нәкъ туган көне көнне Гелҗиан әбине котларга Шланга авыл җирлеге  башлыгы Альберт Мухарямов  килде.                                                                         

 – Юбилеегыз белән тәбрик итәм сезне! Бүгенге матур, якты көннәр өчен без сезнең алда баш иябез. Бәхетле, тыныч картлык, сәламәтлек телим, – диде ул.                                                          Гелҗиан әбине юбилее белән район башлыгы урынбасары Сарафанов Алексей Иванович исеменнән дә  аңа изге теләкләр җиткереп, бүләк тапшырылды.                                                                                                       Гелҗиан әби Айнетдинова Шымыршы районы Әсән авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлап 10 ел буена Әсән авылы фермасында сыер савучы булып эшли. Балачак һәм үсмер вакытлары авыр елларга туры килә. Бөек Ватан сугышы башланганда үсеп буй җиткән Гелҗианга нинди генә эшләр башкарырга туры килми: үгез җигеп икмәк, печән ташу, басуда кул белән урак уру, көлтә бәйләү...        “Мәскәү астында көндез стройда тора идек, бик салкын, аякта резина галош, төнлә Шелковода заводта эшләргә туры килде, нуңаларны бик күп күрдек” – ди.  Саный китсәң, кул һәм аяк бармаклары да җитмәс ул башкарган эшләрне.

Гаиләдә 3 бала үсә алар: ике кыз һәм бер ир-егет. Аның тормыш юлын тәфсилли башласаң, китап язарлык. Ул елларның авырлыгын язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел инде ул...

1962нче елда Шланга авылына Зиаб Айнетдиновка кияүгә чыга. Барлык балаларын да тормышлы итәләр...                                                                                                                                                              Бүген ул ике улы, килене – оныклары белән  гомер кичерә. Килене Гүзәл исә аны ашатып-эчертә, юындыра, киемнәрен юа. Кыскасы, әби аларга бик рәхмәтле булып яши.

Әле дә шат күңел белән гомер итүче Гелҗиан әбинең гомер юлы гыйбрәт алырлык.                                                                                                                                 – Хәзер барысы да әйбәт, – дип шөкер итә 90 яшьлек әби. – Бик матур яшибез, илләр тыныч, ашарга җитәрлек. Яшьләр өчен генә түгел, безгә дә рәхәт бүгенге тормыш. Нәкъ менә туган көненмдә үз гомеремдә беренче мәртәбә шундый игътибар һәм хөрмәт күрдем!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International