Билет бәясе арзан булмаса да, залда буш урыннар юк иде диярлек. Димәк, яңа гына аякка баскан әлеге театр авылыбызга икенче мәртәбә килүенә дә карамастан, халык арасында популярлык казанып өлгергән инде.
Сәхнә осталары бүгенге тормышыбызда тирән тамыр җәйгән эчкечелек, комсызлык, саранлык, ялкаулык күренешләрен ифрат оста фаш иттеләр һәм җир йөзендә иманлы, чын кеше булып яшәргә өндәделәр. Шуңа күрә алкышлар бер мизгелгә дә тынып тормады.Театрның җитәкчесе һәм баш режиссеры Раиль Садриевка, шулай ук артистларга халык чын күңелдән рәхмәт белдерде.