Хак тәгалә Коръәндә әйтә ки: «Ий, иман китереп инанучылар! Җомга көнне намазга чакырыла икән, Аллаһны ашкынып искә алыгызчы һәм сәүдәгезне калдырыгыз. Әгәр сез төшенсәгез, бу сезнең өчен хәерлерәктер» (62–9).
Мәгълүм ки, гадәттә җомга намазында ике мәртәбә азан әйтелә. Хәлбуки, Рәсүлүллаһ (с.) яшәгән вакытта җомга намазына бер мәртәбә азан әйтәләр иде, ул да имам минбәргә чыкканнан соң. Хәзрәти Госман (р.) хәлифәлек вакытында җәмәгатьнең күбәйгәнлегеннән аны хәбәрләү өчен янә бер азан кушылды. Димәк җомга намазының төп азаны икенче азандыр. Беренчесе исә намазга килүчеләрне танбиһ итү өчен, җомга намазын башлауга әзерлекне белдерә. Икенче азан әйтелгәч, мәчет эчендә дини булсынмы, дөньяви булсынмы бөтен сөйләшү тыела. Хәтта нәфел намазны бу вакытта уку мәкруһ санала. Бөтен мәчеттәгеләрнең игътибары хөтбә тыңлауга юнәлтелгән булырга тиеш. Хәтта зикер-тәсбих әйтеп утыру да дөрес булмас. Диккать-илтифатны фәкать хөтбә тыңлауга бирү зарур.
Җомга намазы өйлә намазы урынына укыла, аны әда итү белән өйлә намазын уку үз-үзеннән үтәлгән була.
Җомгага берәр гозер сәбәпле килә алмаган яки соң калган кеше үзе өйлә намазын укый.
Инде җомга көне вә җомга намазының фазыл-фәзыйләтләренә килгәндә, бу турыда Рәсүлүллаһтан (с.) ошбу хәдис әйтелгән: «Кояшлы көннәрнең иң хәерлесе — бу җомга көнедер, чөнки Адәм (г-м) шул көнне яратылгандыр. Җәннәткә керү көннәре дә вә аннан чыккан көннәре дә шушы көн иде» (Мөслим).
Янә башка бер хәдистә: «Кайсы мөселман җомга көнне госел коенып мөмкинлеге булса пакьланып, чистарынып, хушбуйланып мәчеткә керсә вә ул урында утыручыларны борчымыйча, мәшәкатьләмичә ике рәкәгать тәхиятүл мәчетне укып, имамның хотбәсен диккать белән ишеткән хәлдә җомга намазын әда иткән булса, Аллаһ Тәгалә аның ике җомга арасындагы гөнаһларын гафу итеп җибәрә», — диелә.
Янә Әбү Һөрәйра (р.) риваять кыла: «Җомга көнендә шундый бер вакыт бар ки, кайсыбер мөселманның намазы каим булып торганда кылган догасы шул сәгать тә туры килсә, Аллаһ тәгалә аңа әлбәттә догасында сораган нәрсәсен бирер» (хәдис килешенгән).
Әбү Муса әл-Әшари җомга көнендә Рәсүлүллаһтан (с.) дога кабул була торган сәгать турында сорады. Рәсүлүллаһ (с.) шулай җавап итте: «Кабул сәгате имам хотбәгә чыкканнан соң намаз укуга кадәр үткән вакыт арасындадыр» (Мөслим).
Рәсүлүллаһ (с.) бер хәдисендә әйтүенчә: «Җәбраил (г-м) миңа шундый сөенеч бирде ки, һәр җомга кичәсендә Аллаһ тәгалә җитмеш мең кешене тәмугтан азат итәр вә өммәтемә 99 мәртәбә рәхмәт карашын ташлар. Кемгә исә Аллаһ караса, ул, әлбәттә, газаплардан хали булыр».
Хәзрәти Гомәр ибн Хәттаб (р.) риваять итә: «Рәсүлүллаһ (с.) миңа бер көн шундый сөенеч бирде: «Әй, Гомәр! Җомга намазын укуны даими үзеңә ләзем тот! Чөнки ул гөнаһларыңны төзәтеп, юк итеп җибәрер. Әй, Гомәр, бел, кем җомга көнне госел-тәһарәт кылып намазга чыкса, ул җирдә анадан яңа туган сабый кебек гөнаһлардан пакьланган хәлдә кайтыр. Җомга намазына барган кешегә юлда очраган таш, агачлар да, ул басып үткән туфракларгача шаһитлык бирерләр вә аңа истигъфар әйтерләр.
Әй Гомәр! Кем дә кем яңа чиста киемнәрне киеп, җомга намазына тырышып чыкса, Аллаһ тәгалә аңа рәхмәт карашы белән карап дөньяви-ахирәви хаҗәтләрен үтиячәк».