Хөрмәтле президиум, хөрмәтле авылдашлар!
Ел саен районның һәр авылында авыл җирлеге башлыгы , участок уполномоченные , авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре ел дәвамында эшләгән эшләренә халык алдында отчет ясый. Без бүген үткән 2014 елга анализ, 2015 елга йөкләмәләрне барлап үтәчәкбез.
Шланга авылында барлыгы 270 йорт: буш йортлар – 54, 212 йортта 698 кеше яши, эшкә сәләтле 360, шуның 94 се авылда эшлиләр, 134 кеше читтә эшләп тормыш алып баралар. 194 пенсионер. Мәктәптә 103 бала белем ала: шуларның 94се шланга балалары, 9 бала Татар Төкесеннән килеп укыйлар. Мәктәпкәчә 40 бала: шуларның 31е балалар бакчасында тәрбияләнә. Яшьләрдән югары hәм һөнәри белем бирү йортларында 43 студент; 10 бала районда техникум да белем алалар. 2014 елда 2 бала туды, 5 кеше үлеп киттеләр. Демография хәле безнең өчен дә проблемага әверелеп бара. Авылдан укырга киткән егет-кызларыбыз киредән авылга төпләнмәү ягын карыйлар. Авылда, районыбызда яшәү өчен хәзер яшьләргә барлык шартлар да тудырыла.
Авыл халкына балалар бакчасы, мәктәп, мед. пункт, почта, китапханә, авыл җирлеге башкарма комитеты, мәдәният йорты, 3 кибет хезмәт күрсәтә. Көнкүрешләрен алып бару өчен авыл халкы терлекчелек, бакчачылык белән шөгелләнә. Халыкның яхшы яшәү рәвешен яңа транспорт чаралары алу да ачык раслый. Барлыгы 212 хуҗалыкка 235 автотранспорт исәпләнә, шулардан: УАЗ – 76, такторлар – 29, йөк автомоб. – 9, җиңел авто -121, шуларның -25 чит ил авто. Бу – һәр гаиләгә 1,1 автомобиль туры килә дигән сүз.
Соңгы 3 елда авылда терлек саны артып китте. Эре мөгезле 676 баш терлек, ләкин бу әле төгәл сан түгел , 1 январга бары 256 сыерны гына төгәл әйтә алабыз. Белгәнебезчә дәүләтебез сыерлар санын югалтмас өчен бер сыер башына 2000 сум күләмендә субсидия дә бирде. Безнең авылга 258 сыерга 516 мең сум . 2014 елда 13 хуҗалык 3 млн. 260 мең ЛПХ кредит алып, йорт җирләрен яңартты, Махмутов Радик 1 млн сумлык лизинг грант отты, димәк бездә халыкның йорт җирләре дә начар дип әйтеп булмый. 2014 елда авыл җирлеге Советының 10 утырышында 26 мәсьәлә каралды. Тулаем алганда авыл җирлегенә 770 кеше , шуларның 477 төрле белешмәләр өчен, 69 хуҗалык кенәгәсеннән күчерелмә, 15 характеристика, 37 авыл җирлеге башлыгына, 26 башкарма секретарьга, 146 язмача мөрәҗәгать итте. Авыл җирлегенә 342 документ кергән, 116 документка җавап бирелгән. Безнең авыл җирлеге Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә дә актив катнашты. Районда үткән барлык чараларда да катнашып киләбез! 2014 ел бюджет үтәлешенә килгәндә, ул 3 млн 011 мең итеп үтәлде. Болар: җир налогы- 311,6 мең, шәхси милеккә налог- 80,0 мең. физик затлардан җыела торган налог- 160,0 мең һәм башкалар. Шунын өстенә тагын Республика hәм район бюджетыннан 1257,14 млн.
2014 елга куелган бурычларны үтәүгә килгәндә халыктан җыелган 55 меңне дәүләтебез 4кә тапкырлап 220 мең өстәп бирде. Шуңарга: Совет урамындагы күперне ясау өчен 77 меңгә труба алынды, 99 меңгә күперне сүтеп ясау тигезләү – ремонтлау эшләре башкарылды, 99 меңгә Ленин урамының ярты юлына карьердан таш җәелде.
Башка эшләр: Партизан урамы белән Ленин урамы киселешендәге юлга, Карл – Маркс урамындагы юлга трубалар казып куелды; Мәчет хисабыннан 3 труба сатып алынып 2сен Ленин урамындагы юлга берсен Фрунзе урамындагы юлга куелды. 450 төп агачлар утыртылды, зирәт өстендә корыган агачларны кисеп җыештыру, печәнен чабу буенча өмәләр оештырылды, Карл Маркс урамына 150 метр таш җәелде. Район бюджетыннан: 480 мең сум урам утлары өчен түләнде (бер елга), 95 меңгә 5 линия 1.1 км урам утлары сузылды, күп балалы гайләләргә җирләр бүлеп бирү өчен кадастр эшләренә – 60 мең сум, Авыл җирлеге бинасына пластик тәрәзәләр 22 мең, бина тирәсен рәшәткә белән тоту өчен материаллар 52 мең, БТИ үткәрү өчен 20 мең сигнализация кую 28 мең, мәдәният йортына урам бәдрәфләре 22 мең сумны тәшкил итте. Шулай ук Республика бюджетыннан 850 меңгә якын эшләр эшләнде: барлык хуҗалыкларда электор чыбыклары алыштырылды, Фрунзе урамындагы газүткәргеч торбаларның тоташтыргычлары алыштырылды. Барлык эшләрне башкарып чыгуда ярдәм күрсәткәннәре өчен район администрациясенә зур рәхмәтемне җиткерәм.
Республикада бүген авылны төргезү уңаеннан күп кенә программалар эшләп килә: Авыл җирендә хуҗалык итүнең кече формаларын булдыру, эшмәкәрлекне үстерү программалары нигезендә авылыбызда гомер кичерүче Заһид Мәхмүтов үткән елда “Гаилә фермасы” программасында катнашып, грант отты. Бүгенге көндә менә дигән гаилә фермасы төзелде. Авылны килеп керүгә, шушы мәһабәт бина каршылый. Аның территориясе 1 гектарга якын җирне били. Шунда 60 метр озынлыкта, 12 метр киңлектә сыерлар фермасы урын алган. Әлегә эш гөрләп бара. Тагын төзү өчен дә мөмкинлекләр бар! Моның өчен теләк кенә кирәк!
Сөт җыю буенча да проблемалар юк түгел, әлбәттә бәяләр буенча.
“Лизинг-грант” программасына кереп Махмутов Радик Фәүзелҗан улы МТЗ 82 маркалы трактор алды. Март аенда старт алачак бу программада катнашуыгызны сорап калам.
Грант - лизинг, бу программа нигезендә, үзенең бизнес планын төзеп администрациянең экономика бүлегенә мөрәҗәгат итеп, шушы планны яклап авыл хуҗалыгы техникасы, төрле кирәк яраклар алырга мөмкин.
Яшь гаиләләрнең ихтыяр көче җитеп бетми бүгенгә. “Күз курка, кул эшли” - ди татар халкы. Айзятов Фиркать эшен башлаганда да борчылгандыр, хәзер пилорамма яны буш булганы юк. Хуҗалыкка кирәк булган саен 1-2 баш кына булса да такта ярдырып алу биктә җайлы инде.
Шулай ук үз эшен булдыру яки самозанятость буенча Махмутов Радик гаиләсенә 120 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтелгән иде. Алар “Тайга” такта яру өчен пилорамасы алып куеп бүгенгесе көндә бик әйбәт кенә эшлиләр.
Авылда 2 сугыш ветераны яши Мухаметзянов Фәтих Садыкович, Маллямов Хамит Арифуллович. Балалары булмаган 6 әбиебез бар, аларга 1 социаль хезмәткәр Юмангулова Гелфия хезмәт күрсәтә. Тулаем алганда сугыш ветераннары хәм аларның тыл хатыннары тиешле торак мәйданнары белән тәэмин ителделәр. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау безнең төп бурыч. Шушы уңайдан оештыру комиссиясе дә төзелде. Шулай ук районнан югары орган вәкилләредә килеп хәлләрен белешеп торалар.
Экологик культурага килсәк: Без үзебезне җаваплы итеп тойсак иде. Сездән дә чүпне елгаларга, уй-сулыкларга ташламауны сорыйм. Комиссия елдагыдан да катырак булачак, правила благоустройство бар, штрафлары зур. Һәр ел яз башында экологиядән тикшерү килеп, чисталыкны тикшереп торалар. Тиешсез ташланган мусорны безнең хезмәткәрләрдә җыярга тиеш түгел?. “Мусор ташлау тыела” дигән язу тактасы да элеп бетереп булмый. Чисталыкны барыбызда ярата, хәттә шул ук чүп ташлаучыларда. Билгеле чисталык булдыру һәрберебезнең бурычы, аның белән кешенең, авыл җирлегендә яшәүче барыбызның да нинди тәрбия алуыбыз чагыла. Ата-ана, мәктәп, сатучылар, һәрберебез яшьләргә тирә-юньне саклау, киләчәк буынга нинди экология калдыруыбызны аңларга тиешбез.
Инде хәл итәсе яклар турында сүз чыккан икән, шуны да әйтәсе килә: кайбер авылдашлар авылны, нигезләрен тәртиптә, чиста тотуда битарафлык күрсәтәләр. Капка төбе, бакча артлары, ихата кырыйлары чүп үләнгә батып утырган шәхси хуҗалыклар бар. Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, хуҗаның да нинди булуы ихатасыннан күренеп тора. Җанны телгәләгән тагын бер тәртипсезлек – малларны теләсә кайда йөртү. Сарыклар да иркендә йөри. Бу бернинди законга сыя торган эш түгел. Авылны үстерү, яшәртүне һәркем изге бурычы итеп тойсын иде. Бу жирдә без бары кунак кына, димәк, тыйнак булыйк, аңлы булыйк!
Авыл җирлеге мәктәп коллективы белән тогыз элемтәдә торып, бер - берсе белән ярдәмләшеп эшләп, барлык чараларны да бергә үткәрергә торыша. Студентлар белән очрашу булсынмы, ата –аналар җыелышлары, сайлаулар, иҗат концертлары.... Моның өчен мәктәп директорына, Фәрит Фәзлетдинович җитәкләгән коллективка рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Почта хезмәткәрләре халыкка газета - җурналларны, пенсия, пособияләрне хәзер инде вакытында китереп тора. Үзегез беләсез бик авыр проблемалар килеп чыккан иде. Барысыда җыйлашып китте. Халык та бик кәнәгать. Авыл халкы утка, газга, телефонга, кредитларны монда түлиләр. Шул ук вакытта халыкка кирәкле көн күреш товарларыда тараталар һәм бу халык өчен бик җайлы. Газета- җурналларга язылу планнарын үтиләр.
Барлыгы авыл җирлеге буенча 50 йортка чыбыклы телефон кергән, хәрбер йортта кәрәзле телефон, интернет челтәренә тоташкан, күп йортлар кабелле телеведениедән файдалана, алар барысы да эзлексез эшләп тора. Авария булган очракларда килеп төзәтәләр. Шушы оешмаларга рәхмәтебезне белдерәбез.
ФАПлар эшчәнлегенә килгәндә, яшь кадрларыбыз үзләренең вазыйфаларын башкарып барырга тырышалар. Халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтеп, инвалидларга ташламалы даруларны вакытында кайтарып торалар. Халыкны флюораграфия үткәрүдә актив эшләделәр. 140 кеше план буенча диспансеризация үтте, хәр елны донорчыларыбыз кан бирергә бара. Үз вакытында тикшерелү – ул авыруны иртә ачыклау һәм сәламәтләнүгә беренче адым булып тора. Беренче медицина ярдәме күрсәтү бригадаларыда вакытында килеп җитеп, авыруга кирәкле ярдәм итәргә бик теләп булышалар.
Шулай ук участок табибы график буенча авылга килеп халыкны кабул итәләр, күрсәтмәләр бирәләр. Моның өчен район үзәк хастаханәсе җитәкчелегенә һәм коллективына олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Үткән ел авыл халкына сәүдә хезмәте өч шәхси кибет эшләде. Халыкка кирәкле көнкүреш товарларын вакытында кайтарып торалар. Без алар белән бик тыгыз элемтәдә хәрвакыт очрашып торабыз. Шулай ук үткәрелгән чараларда да активрак катнашып ярдәм итүләрен сорыйм.
Халыкка мәдәният хезмәте күрсәтү – җаваплы һәм үзенчәлекле тармак. Үткән ел Мәдәният елы буларак билгеләп үтелде.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре халык белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Авылда Яңа елны каршылау, Җиңү көнен, “Майның унбише”, өлкәннәр көнен , әниләр бәйрәмен үткәрү бөтен бәйрәмнәр дә зур оешканлык белән үтә.
Күп кенә үзешчән артистларыбыз республика, зона ярышларында һәм бәйгеләрендә беренче һәм призлы урыннарга лаек булдылар.
Барлыгы мәдәният өлкәсендә 3 кеше эшли, шуларның 2 се мәдәният йортында, 1 се китапханәдә. Авылның яше-карты катнашында концертлар, бәйрәмнәр оештырылды, янып көеп олы яшьтәге апаларыбыз, мәктәп коллективы, Ольга Ефремова җитәкчелегендәге балаларның биюләрен зал тында алмыйча карады. Авыл халкы мәдәниятны бик ярата, безнең авыл бигрәк тә. авыл балаларына сәнгать, музыка өлкәсендә белем алырга мөмкинлекләр тудыру өчен Шланга филиалы ачылды.Быел мәдәният йортының бию коллективы 5 еллык юбилеен да билгеләп үтә. Уңышлар аларга!
Авылыбызда мәчет эшләп килә. Булган бөтен дини бәйрәмнәрне, дини йолаларны башкарып баралар. Җомгага йөрүче иптәшләрнең саны үткән ел белән чагыштырганда кими бара. Чын күңелдән имамыбыз - Иршат Айзятовка олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Шулай ук хәр пәнҗешәмбе Нурлидә Сагдеева дини дәресләр оештыра, хатын –кызларыбыз, әбиләр бик теләп йөределәр. Бу куанычлы хәл.
Ветеринария хезмәткәрләре дә елга берничә тапкыр авылларда булган терлекләргә төрле ветеринар чаралар үткәрәләр. Бөтен кешеләр дә үзләренең сыерларын вакытында анализга алып килмиләр, ветеринария таләпләрен үтәмәгән очраклар була. Киләчәктә бу таләпләрне үтәргә кирәк.
Юлларга килгәндә, агрофирма һәм шәхси техникалары булучылар белән ел әйләнәсендә юлларны тигезләп, кардан арчып торырга тырышабыз. Мин бигрәктә Азмуханов Шәүкәткә, Сафин Хайдәргә, Махмутов Радикка, Миннебаев Фәриткә, Бакиров Раниска, Мухаметзянов Илдарга , Маллямов Данилга, Маллямов Фәргизгә, Махмутов Сагитка, Якупов Иреккә бик зур рәхмәтләремне әйтер идем.
Спорт өлкәсенә килсәк: Бүгенге көндә яшьләр өчен мәктәпнең спорт залы ремонтланып килә. Мәктәптә көрәш мәйданында 15 ләп бала көрәш алымнарына өйрәнә, тәрбияләнә, чыныгу ала. Район мероприятияләрендә актив катнашып киләләр. Быел Чүпрәле районында Спрот елы, авылда да спорт чаралары күп уздырылачак
Соңгы вакытларда күреп ишетеп беләбез терроризм, экстремизм афәте киң тарала, авылда да бик сак уяу булсак иде. Чит машиналар, ят кешеләрне күргән очракта тиз арада хәбәр итүегезне сорыйм.
2015 елда торган бурычларга килгәндә иң авыры юллар, Фрунзе урамындагы күпер (материаллар алынды Бакиров Ранис кайтарды) су кертү өчен проект ясау проблемасы тора, бу проблеманы хәл итү юлы да бар бит хөкүмәтебез хәр җыйган 100 мең сумга тагын 400 мең өсти бу әлбәттә зур ярдәм. Без халыктан җыяр өчен тиз арада референдум үткәрергә тиешбез. Сездән кул күтәреп самооблажениенең суммасын бүген билгеләп калырга тиеш булачакбыз. Кемдә нинди тәгъдимнәр бар.
Шулай ук зирәт өстендә корыган агачларны кисеп быел җыештырып бетерү буенча өмәләр оештырырга, урам утларын куеп бетерү, майның унбише бәйрәмен оештыру. Тагын бер җанны телгәләгән проблема – ул да булса зирәттә җир ишелү куркынычы. Без экология министрына фотоматериаллар җибәргән идек инде, моны ничектә булса башкарып чыгуда ярдәм сорап калабыз.
2015 елның 1-нче гыйнварыннан Россия Федерациясе Салым кодексының «Физик затларның милкенә салым» дип аталган 32 бүлеге гамәлгә керде. Кертелгән үзгәрешләр нигезендә, физик затлар милкенә салым инвентаризация бәясеннән түгел, ә кадастр бәясеннән чыгып исәпләнәчәк.
Шулай ук алда безне сайлаулар көтә. Быел ТР Президентын сайлау һәм җирле Советка сайлаулар бердәм тавыш бирү көнендә, 13 сентябрьдә, уздырылачак Барыгызда актив катнашып үз тавышыгызны бирерсез дип ышанам.
Сүземнең ахрында шуны әйтер идем, бүген авыл кешесе өчен кирәк булган районның бөтен хезмәткәрләре: пенсия фонды белгечләре, социаль яклау хезмәткәрләре, саклау банкы вәкилләре, район почта, электр элемтәсе узеллары хезмәткәрләре үз тармаклары буенча эш алып бардылар. Һәрберегез үзегезне кызыксындырган сораулар буенча аларга турыдан- туры мөрәҗәгать итә алдыгыз. Аларга сезнең исемнән зур рәхмәт.
Ни генә дисәк тә, соңгы елларда авыл кешесе үзе дә, шунда туып, бүгенгесе көндә аннан читтә яшәгән дә, туган ягы проблемаларын хәл итүгә алына башлады. Күп кенә авылларда шунда яшәүчеләрнең үз көчләре белән, кемнең хәленнән күпме килгән кадәр акчалар җыешып, урам юлларын тигезләү, күперләр төзекләндерү кебек күркәм күренешләр тормышыбызда торган саен үз урынын таба. Салимзянов Җәүдәт, Низамов Әлфик, Махмутов Гемәр, Махмутов Марс, Бакиров Ранис барлыгы тоткан чыгымнары 478 мең сумга җыела. Башка авылдашларны да санап китсәк бик күпкә җыела. Район газетасында, интернет -сайтларда бөтенегез дә бар, рәхмәт сезгә. Авылыбызда исә киләчәктә дә авылның үз йөзен матурлаучылар тагын да күп булсын иде.
Буген авыл чыннан да ярдәмгә мохтаж. Авылны хәрвакытта да үз итеп, якын итеп карарга, ана булышып яшәргә кирәк!
Узган ел яулаган үрләребез безнең уртак тырышлык нәтиҗәсе булып тора. Әмма, шул ук вакытта, без һич тә канәгатьләнү хисе кичерергә тиеш түгел. Алда безне яңа проблемалар, катлаулы бурычлар көтә. Бердәм, тату булып, уртак максат куеп эшләгәндә куелган актуаль бурычларны тормышка ашырырга безнең авыл халкы сәләтле дип, бүгенге халык җыенында катнашучыларны ышандырып калам.