1941 нче елның 22 нче июнь иртәсе. Таң атып килә, табигать сихри матурлыкка чумган. Әниләренә сыенып, тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Явыз Гитлер Германиясе, сугыш игълан итмичә, илебез чикләрен бозып керде. Канга туймас фашистлар безнең авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды. Илебез халкы 1418 көнгә сузылган дәһшәтле Бөек ватан сугышына күтәрелде. Бу афәт бер генә гаиләгә дә кагылмыйча калмый. Газиз аналар улларын, балалар- аталарын изге яуга, изге көрәшкә озаталар.Бу сугыш миллионлаган кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.
Дүрт ел буе сугыш безнең җиребезне яндырды, туганнарыбызны һәм авылдашларыбызны арабыздан алды, күпләрне туган туфрагыннан аерды, язмышларны җимерде.
Чүпрәле районы Шланга авылыннан да 451 кеше Бөек Ватан сугышына китә. «Бер кайтмасак, бер кайтырбыз,»- дип китсәләр дә , 248 авылдашыбыз яу кырында мәңгегә ятып калды, бары 203 кеше генә кире әйләнеп кайта алды.198 авылдаш орден һәм медаль белән бүләкләнде.
Хәзер Бөек Ватан сугышында катнашкан 6 кеше генә исән. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга хакыбыз юк.Алар безнең белән, безнең арада. Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерен биргән авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алыйк.
Җиңү көне! Бу сүз һәркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Җиребезне нурга күмеп, Җиңү килә. Бу көн – 1945 нче елның 9 мае.
Сугыш инде күптән бетте. Фронт юллары урнында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде. Тик сугыш хатирәләре онытылмыйлар. Без һәрвакыт халкыбызның дошманны җиңүгә этәргеч биргән гүзәл сыйфатларын исебезгә төшерәбез. Ул – сабырлык, кыюлык, батырлык, Ватанга булган мәхәббәт һәм тугрылык. Менә шушы сыйфатларны ия булган якташларыбыз, авылдашларыбыз да бар.
Шулардан берсе – Хаяров Аляутдин Зиганша улы. Хаяров Аляутдин Зиганша улы 1921 нче елның 1 июлендә Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Шланга авылында туа. Җиде сыйныф белем алгач, 1938 нче елда Казан шәһәрендә, пионер вожатыйлар әзерләү курсында белем ала. Шуннан соң, Чүпрәле урта мәктәбендә өлкән вожатый булып эшли. 1940 нчы елның 2 нче маенда Армия сафларына алына. Анда комсомол оешмасының сәркатибе булып эшли.
1941 нче елның 22 июне – Бөек Ватан сугышының беренче көне. Немец оккупантларына каршы көрәш башлана. 1941 нче елның 2 июлендә Березина елгасы буендагы көрәштә Аляутдин каты яралана. Аңа 1941 нче елның 3 нче декабренә кадәр госпитальдә ятарга туры килә. Госпитальдән чыккач, Елец шәһәрен фашистлардан азат итүдә катнаша. Анда ул аерым танкларга каршы батальонда политрук булып эшли. 1942 нче елның башында Кастярное станциясендә җиңелчә генә яралана һәм санбатта дәваланып чыга. Батальонга кайту белән немецларга каршы һөҗүмгә бара.
1943 нче елны Фридрих Энгельс исемендәге училищеда укый. Укуын тәмамлаганнан соң, өченче Белорус фронтында 26 нчы гвардия дивизиясендә хезмәт итә. Белоруссия һәм Көнчыгыш Пруссияне азат итүдә «Багратион» операциясендә катнаша.
1944 нче елның 24 нче октябрендә Инстенбург (Черняховский) шәһәрен азат иткәндә каты яралана, контузия ала.
1945 нче елның мартыннан яңадан сугыш кырына чыга. 1945 нче елның 1 нче маенда Германия янында яралана. Ул сугышны батальон командирының сәяси бүлеге урынбасары буларак тәмамлый. Сугыш вакытында 1942 нче елның җәендә ПТР коралы белән дошманның бер танкысын юк итә, дүрт мәртәбә дошман ягында разведкада була, дистәдән артык немец солдатын юк итә.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, Бөек Ватан сугышының I һәм II дәрәҗәле орденнары, 12 медаль белән бүләкләнә.
1946 нчы елда 41 нче артполкта комсорг булып хезмәт итә. 1947 нче елны Горький шәһәренә килә һәм шунда эшли башлый. 1951 нче елны яңадан Совет Армиясе сафларының тимер юл гаскәренә чакырыла.Ул рота замполиты, автотранспорт хезмәте идарәчесе булып, Куйбышев, Сызрань шәһәрләрендә капитан дәрәҗәсендә хезмәт итә. 1969 нчы елның 28 нче маенда сәламәтлеге какшау сәбәпле ялга җибәрелә.
Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән чыкмаячак. Чөнки сугыш илебезнең бер генә почмагына да, бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагынмыйча калмаган. Онытмыйк Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә. Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган Какшамас фронт каһарманнарының якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге яшәр.
Бөек Ватан сугышында безнең илебезнең Җиңүенә 70 ел гомер үтсә дә, без ул елларны зурлап искә алабыз.
Сугыш кичкән карт солдатның
Бер сүз каба сулышына,
Кабатлый ул дога итеп
«Тик булмасын сугыш кына!»
Җиңгәнчегә кадәр көрәштек без,
Язын, көзен, кышын, җәйләрен,
Шуңа күрә 70 ел горурланып
Үткәрәбез Җиңү бәйрәмен.