Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Чүпрәлегә килде. Республика җитәкчесе иң элек кыр эшләре белән вертолеттан танышып йөрде. Һәм күптармаклы технологияләр техникумының тәҗрибә участогында авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче җәмгыять җитәкчеләре, агрофирма филиаллары директорлары, белгечләр белән очрашты.
Район башлыгы Александр Шадриков язгы кыр эшләре белән таныштырганда узган тәүлектә 2300дән артык гектарларда уңышка нигез салынуын, барлык төр ресурсларның җитәрлек күләмдә булуын әйтте.
-Үзебезнең хәлдән килгәннең барысын да эшлибез, быелгы көз мул уңышлы булсын иде инде, ничә ел рәттән өмет иткәнне ала алмадык, -диде.
-Без тырышкан гына җитми шул, күктән дә күп нәрсә тора,-диде Рөстәм Миңнеханов, һава торышына ишарәләп. – Ә кыр эшләрен югары дәрәҗәдә оештырганыгыз күренеп тора. Туфракның да сездә иң югары бонитетлы булуы вертолёттан да күренә. Кырларыгызда аерым бер яшеллек, -диде.
Премьер-министр урынбасары-Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, быел республика буенча да язгы чәчүнең, үткән елгыга караганда, бер атнага соңга калуы турында белдерде.