Балалар Сабантуе гөрләде...

2015 елның 2 июне, сишәмбе
Чүпрәледә Балалар Сабантуе гөрләде

Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм – Балаларны яклау көне буларак истә кала. Аны 1950 елдан башлап зурлап үткәрәләр. Бу көнне дөньяның 30дан артык илендә яшәүче нәниләр өчен күптөрле чаралар, тамашалар оештырыла.

Ел саен Чүпрәле районында 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Сабан туе  үткәрү матур гадәткә әверелде. Бу бәйрәмдә балалар көчлелектә, чыдамлылыкта, җитезлектә ярышалар. Быел да балалар  җырладылар, биеделәр, чүлмәк вату, көянтә-чиләк белән су ташу, капчык киеп йөгерү, йомыркалы кашык кабып йөгерү, ат чабышы, аркан тарту кебек күңелле уеннарда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International