Ватанны саклау – изге эш....

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе

Һәр ир-егетнең үз Ватаны алдында изге һәм мактаулы бурычы бар. Ул – армия сафларында хезмәт итү. Төнге караңгыда, буранда, яңгыр яуганда туган авылында калган әти-әниеңне , туганнарыңны, дусларыңны һәм тагын бик күпләрнең  тыныч йокысын, шат тормышын  саклаудан да изге, мактаулы эш бармы соң?

 Илнең чиген саклый солдатлар

Сызылып алсу таңнар атканда.

Алсуланып кояш батканда

Серләшеп йолдызлар янганда,

Илебезнең, җиребезнең

Иминлеген саклый солдатлар.

Армия! Гади генә тоелган бу сүз эченә тирән мәгънә салынган. Яп-яшь егеттән кыю ир-атларга әверелеп кайта торган чыныгу урыны ул.

“Кадак даганы саклый, дага юрганы саклый, юрга батырны саклый, батыр Ватанны саклый, - ди халык. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Менә шундый батыр, кыю ир-егетләр арасында безнең Шланга авылы егете Мухарямов Раил Вазыйх улы  – безнең өчен зур горурлык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International