Авыл хуҗалыгы өчен Заһит чит кеше түгел. Кайчандыр колхоз рәисе дилбегәсен дә тарткан. Белгечлеге буенча да терлекчелеккә бик якын кеше ул– зоотехник. Фермерлыкка алынганчы да шәхси хуҗалыгында малларны күпләп асраган, ә менә хөкүмәт фермалар төзеп, сыерлар асрауга мөмкинлек биргәч, Заһит та тирән уйга чума, өйдәгеләргә сиздерми генә ферма бинасының проектларын кәгазьгә төшерә. Озак уйланып йөргәч кенә серне хатыны Гөлсемгә дә сөйләп бирергә карар итә. Гөлсем алда күпме эш торачагын шунда ук бәяли, әмма иренең тәвәккәл карарына каршы килми. “Заһит эштән курка торганнардан түгел ул, нәрсә тотса шуны булдыра. Без әле бик олы яшьтә түгел, бергәләп җиңеп чыгарбыз дип уйладым”,- ди Гөлсем. 2013 елда грант буенча 2,5 миллион сум акча отып маллар асрауны максат итә әлеге гаилә. Элек елларда колхоз склады урнашкан, хәзер инде ташландык участок булып яткан урында бер гектар җир кишәрлеге алалар, территорияне бульдозер белән чистартып “КамАЗ” автомашинасы 44 рейс чүп- чар чыгаралар. Зур төзелеш башланып бер ел үтәргә дә өлгерми Заһит үзе сызган проект буенча 50 баш сыер өчен 60 х12 метр зурлыктагы ферма бинасы төзелеп тә бетә. Бер түбә астында ук яшь бозауларга аерым цех ачалар. Монда терлекчеләр өчен бөтен уңайлыклар каралган, бүлмәләр күп, һәркайсы җылы һәм якты. Киләчәктә сөт эшкәртү цехын урнаштыру өчен бер зур бүлмә билгеләнгән. “2014 елның июнендә Балтач районыннан яхшы токымлы 20 сыер алып кайттым. Бүгенгедәй хәтердә, шушы елның 28 сентябрендә “Зорько” кушаматлы сыерыбыз беренче бозау китерде. Сыерларыбыз арта дип, шатлыгыбызның чиге булмады”,- ди Заһит. Хәзер аның фермасында илледән артык савым сыер бар. Быелгы җәйдә тагын йөз башка исәпләнгән бина төзүне планлаштырган. “Малларның баш санын арттырасы иде. Сөт эшкәртү цехы ачсам продукция күп кирәк, жиһазларны бушка бастырып булмый ич инде”,- ди фермер. Максаты бик зурдан, үзендә үк кефирын, катыгын, эремчеген, каймагын җитештереп сатуга чыгару. Димәк, Заһит Мәхмутовның фермерлык эшчәнлеге әле башланып кына килә. Шулай да беренче кыенлыклар инде артта калган. “Киләчәктә бөтен төзелешләрне үз акчама башкарып чыгарга исәп. 200 гектар чамасы басуым бар. Анда терлек азыгы культуралары игәм. Быелгы кышлату чорына катнаш азыктан 270 тонна сенаж салдым, салам, печән, фураж җитәрлек әзерләнде. Үткән елны 15 процент рентабельллелек белән төгәлләдем. Сөтне көн саен Иске Кәкерле авылы эшмәкәре Айрат Усмановка тапшырам. Уртача майлылык 4,2 проценттан ким булганы юк. Яшь бозауларны исән- имин үстереп көтүне тулыландыра барам. Техника да юнәттем. Бүген минем паркта “МТЗ-82”, “Дт-75” маркалы тракторлар, “ГАЗ- 53” автомашинасы, тагылма прицепы белән азык әзерләү комбайны, тырмалар һәм чәчкечләрем бар”,- ди ул. Тик менә механизатор кадрлар белән генә проблема булгалаган. Эшмәкәр үзенең техникасын исерек тракторчыга биреп җимертәсе килми шул. Егерме мең хезмәт хакына тәртипле генә эшли белүче механизатор ир- егетләр кайда сез? Авылда андый кеше булмагач, Ульяновск өлкәсеннән тракторчы чакырган. Авыл халкы, аның үсеп килүче яшьләре турында да кайгырта Заһит. Алга табан Шәйхелислам бабасының исемен куеп мәдрәсә төзергә исәбе бар. Махсус автомашина алып янгын сүндерү депосы булдыруны күздә тота. Ут- күздән Ходай сакласын! “Эшемне башлап җибәрүдә район башлыгы Александр Шадриков күп ярдәм итте, юл күрсәтте, рәхмәт аңа. Тормыш иптәшем Гөлсем дә һәрчак янәшәмдә. Инде пенсия яшендә булуына да карамастан исәп- хисап, санау эшләрен бик төгәл алып бара. Агро идарә белгечләренә дә, җаваплылыгы чикләнгән “Нәсел” җәмгыяте директоры Закирҗан Буркеевка да рәхмәтләрем чиксез”,- дип сөйли фермер. аШушы кадәр эш аралыгында намазга басарга да вакытын таба әле ул. 11 елдан бирле дин юлында.