Безнең  мәктәп укучысы Якупова Р. бик актив  чыгыш ясап,конкурс нәтиҗәләре буенча  “Иң энергияле әйдаман” номинаияциясенә лаек булды.

2016 елның 7 феврале, якшәмбе

“Иң энергияле әйдаман”

4 февральдә “Балалар иҗат йортында” республика конкурсының муниципаль этабы булып үтте. Конкурста кустовой этапта җиңүче балалар ярышты. Алар үз көчләрен төрле конкурсларда сынадылар, ”Үзең белән таныштыр”, ”Мин –әйдаман” дип аталган эссе яздылар, бирелгән минут аралыгында  “Җиңү көне”нә плакат ясадылар, залдагы балалар белән отряд әйдаманы буларак уен уйнаттылар, ситуатив биремнәр үтәделәр, үзләренең  яраткан шөгыльләрен күрсәттеләр. Безнең  мәктәп укучысы Якупова Р. бик актив  чыгыш ясап,конкурс нәтиҗәләре буенча  “Иң энергияле әйдаман” номинаияциясенә лаек булды. Барлык кучыларга  Мактау Грамоталары тапшырылды. Ә төп җиңүче зональ этапта - Тәтеш районында Чүпрәле данын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International