Каюм Насыйри дәвамчылары...

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

Ел саен Татарстан Мәгариф Министрлыгы белән Казан Федераль Университеты берлектә үткәрелә торган Каюм Насыйри исемендәге конференция быел да яшьләрне тикшеренү-эзләнү эшенә тартты. Бу фәнни-тикшеренү конференциясе талантлы һәм сәләтле баларны билгеләү максатыннан оештырыла.

 Казан шәһәренең 81нче мәктәбендә XIV конференциянең йомгаклау туры узды. Анда безнен сыйныфтан 3 укучы катнашты. Махмутов Марат информатика фәненнән (“Мобильные вирусы”, җитәкчесе – Э.Р.Якупова), Мустафин Ленар математикадан  (“Хорошо ли иметь домик в деревне и является ли корова кормилицей для сельского жителя?”, җитәкчесе – Г.Р.Махмутова) һәм Динара Шараева экологиядән (“Биоиндекация загрязнения воздуха на научно-экологической тропе по состоянию ели обыкновенной”, җитәкчесе – Д.С.Шараев) үз эшләрен яклап чыгыш ясадылар. Марат белән Динара Грамоталарга,  ә Ленар 3нче дәрәҗәле Дипломга лаек булдылар.

Без сыйныфташларыбызны котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез. Барыбыз да  галим-мәгърифәтче, педагог һәм язучы, татар халкын белемле итү, аның телен, әдәбиятын һәм мәдәниятын үстерүдә зур эш башкарган милләттәшебез Каюм Насыйри белән горурланабыз, аның дәвамчылары булырга тырышабыз. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International