28 май көнне Шланга урта мәктәбен 30 һәм 32 ел элек тәмамлаган укучылар очрашуы үтте. Кеше гомерендә мәктәп еллары онытылмаслык кичерешләр, истәлекле минутлары белән дә кадерле. Мәктәптә уку елларын искә алмый яшәү мөмкин түгел дип тә әйтергә була.32 елдан соң очрашу безне кабат мәктәп елларына алып кайтты.
1976 нчы елда беренче сыйныфка 35 бала “а” һәм “б” классына укырга кергән идек, уку елының икенче чирегендә ике классны берләштереп, без бер класста укый башладык, 4 нче сыйныфка күчкәндә 2 укучыбыз китте, ә яңа бер укучы безгә өстәлде. Шулай итеп 1984 елга кадәр 34 бала укыдык, 13 малай һәм 21 кыз. 8 нче сыйныфтан соң, 21 укучы калдык. Беренче укытучыбыз Сафина Солтания Ахмедулла кызының сау-исән булып, безнең белән бергә үткәннәрне искә алуы, бик күңелле булды.
Урау юллар, еллар аша
Җыелдык очрашуга.
30 артык ел сизелмичә узган
Аеруча шат без табышуга.
Артта калган чәчәк тотып
Беренчегә килүләр.
Октябрятка, пионерга,
Комсомолга керүләр.
Дөнья куып вакыт узган,
30 артык еллар үткән.
Барыбыз җыелабыз дисәк тә,
Өчебез вафат икән...
Маңгайларда сырлар, чал чәчләр күп
Гаилә, эш, тормыш, дибез.
Йөгерә-атлый-чаба торгач
Гомер узганын сизмибез.
Бүген безнең зур бәйрәм!
Кайттык янә яшьлеккә.
Очрашуыбыз йөрәкләрдә
Сакланыр мәңгелеккә!