Белем бәйрәме кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе, һәм ул аны гомере буе матур хәтирә булып озата бара. Бәйрәм уңаеннан әзерләнгән “Беренче кыңгырау” тантанасын ачык дип белдерәм. Ә менә бәйрәмебезнең иң нәниләре һәм иң кадерлеләре – 1 нче сыйныфка укырга килүче кызлар һәм малайлар. Ягез әле, үзләрен тыңлап карыйк. Туган җирнең һәрбер почмагында Каршылыйлар белем бәйрәмен Яңгырый сабыйларның шат авазы, Кулларында - чәчәк бәйләме. Әй сентябрь, бу беренче Көнең бигрәк матур! Зәңгәр күк гөмбәзен күрче: Гүя ефәк чатыр. Һава салкыная бара, Аяк басабыз көзгә. Сары төстә яфраклар да Чалына инде күзгә. Хушлаштык ямьле җәй белән, Үтте дә каникуллар. Бүген бәйрәм – белем көне, Мәктәпкә илтә юллар.