Яңа елга аяк баскач без искесенә йомгак ясарга, нәтиҗә чыгарырга һәм алга таба планнар кабул итәргә тиешбез.
Хөрмәтле Марат Ринатович!
президиум, хөрмәтле авылдашлар!
Мин сезне җыенның көн тәртибе белән таныштырып китәм: 1. Шланга авыл җирлеге башлыгының отчеты. 2. Участок полициясе отчеты. 3. “Ак Барс Чүпрәле” агрофирмасы вәкиле чыгышы. 4. Сораулар, тәкъдимнәр
Шланга авыл җирлеге Советы хэм башкарма комитеты 2005 елда кабул ителгән Устав буенча эшли. Әлеге Устав нигезендә без урындагы мәсьәләләрне,традицияләрне исәпкә алып , үзебезнең биләмәдәге барлык оешмаларны,учреждениеләрне ,фермер хуҗалыкларын, сәүдә нокталарын, барлап, бюджетыбызны формалаштырып, шушы территориянең үсешен,алга китешен хәл итү өстендә эшлибез. Шулай ук җирле үзидарә органнарының бурычы территориянең социаль-икътисадый үсешен тәэмин итүдән, халыкның яшәеше-көнкүреше өчен уңайлы шартлар тудырудан һәм тормыш шартларын даими камилләштерүдән гыйбарәт.
1. 2017 безнең авыл җирлеге өчен бик уңай ел булды. Ул, яңа капиталь төзекләндерелгән авыл җирлеге бинасы ачылу, зур проблема булган, зиратны ишелүдән туктату буенча төзелеш эшләре белән тарих битләренә кереп калачак. Безнең авыл халкы исеменнән Президентыбызга, район башлыгыбызга олы рәхмәтемне әйтәсем килә! 2017 ел Президентыбыз Владимир Путин Карары нигезендә, Россиядә Экология елы дип игълан ителгэн иде, шулай ук Татарстанда да Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы буларак үтте. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына, еллык юлламасы вакытында эйтеп утте. Шулай итеп, республикада Парк һәм скверлар, аннан соң килгән ««Су саклау зоналары елы» кысаларында башланган эшләр дәвам итэчэк. Шәһәр һәм авылларны яшелләндерү, сулыкларны тәртипкә китерү эшен дәвам итәрбез, аерым игътибарны йорт яны биләмәләренә юнәлтергә кирәк" - диде Президентыбыз. Шуннан куренгэнчэ бездэ дэ зирэт янында эшлэр горлэп тора. Үткән 2017 ел Чүпрәле районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру елы буларак та үтте. Безнең авыл халкы да Республика программаларында катнашып шәхси хуҗалыкларын үстерүдә актив эшләделәр. 2017 ел районыбызда Яшьләр елы буларак узды. Безнен яшь эшчәннәребез төрле чараларда актив катнаштылар, шуларнын берсе, район куләмендә уткәрелгән КВНда авылыбыз яшьләре 19 команда арасында 3 призлы урынга лаек булдылар, димәк авылыбызда булдыклы, талантлы яшьләребез яши hәм эшли. Шул исэптэн Сатдинова Раилә Равиль кызы турында аерым тукталып утәсем килә. Ул Липецк шәһәрендә Россия кубогына оештырылган ишкәк ишү буенча бөтенрәсәй күләмендә үткәрелгән ярышларда катнашып, 2000 метрлы арада ишкәк ишү буенча беренче урынны яулады. Ярышларда илнең 14 төбәгеннән 200 ишкәкче катнашкан. Шундый яшьләребез белән горурланмый булмыймы сон безгә? Киләчәктә Раиләгә тагында зур унышларга ирешүен телибез. ! 2018 ел районыбызда Патриотизм елы дип игълан ителде. Патриот –димәк ул уз иле өчен, үз авылы өчен янып яшәгәнне аңлата. Бездә дә андый кешеләребез юк тугел. Авылдашыбыз Нуртдинов Наиль хәрби бурычын үтәгәндә Афганистан жирендә hәлак булды. Анын исемен мәңгеләштерү максатыннан, Махмутов Загит исеменнән авыл җирлегенә телдән мөражәгать керде - Шланга урта мәктәбенә Нуртдинов Наиль исемен биру турында.
2. Авыл җирлегенә характеристика:
Шланга авылында барлыгы 268 йорт: буш йортлар – 63, 205 йортта 678 кеше яши, эшкә сәләтле 364, шуның 97 се авылда төрле тармакта эшлиләр, 104 кеше читтә эшләп, 163 кеше үз хуҗалыкларында сөт, ит җитештереп тормыш алып баралар. Авылда 190 төрле категориядәге пенсионер һәм инвалидлар, 1 Бөек Ватан сугышгы ветераны Маллямов Хамит Арифулла улы яши. Мәктәптә 86 бала белем ала шуларның 5 се Татар Төкесеннән килеп укыйлар. Мәктәпкәчә 32 бала: шуларның 18 балалар бакчасында тәрбияләнә. Яшьләрдән- югары hәм һөнәри белем бирү йортларында 36 студент; 4 бала районда техникум да белем алалар. 2017 елда 4 бала туды, 10 кеше үлеп киттеләр. 1 кешебезгә 90 яшь тулды. Демография хәле безнең өчен дә проблемага әверелеп бара. Авылда, районыбызда яшәү өчен хәзер яшьләргә барлык шартлар да тудырыла, ләкин шулай да укырга киткән егет-кызларыбыз киредән авылга төпләнмәү ягын карыйлар. Үткән ел бары бер яшь белгечебез Ренат Фиркат улы Айзятов Шланга урта мәктәбенә эшкә кайтты.
2017 ел нәтиҗәләре буенча Шланга авыл җирлеге район рейтингында 6 урынны били.
Җирләр балансына килгәндә барысы 2494га, шулардан: “Ак Барс Чүпрәле” агрофирмасында 1256,4 гектар, крестьян фермер хужалыкларында – 253,3 гектар, ЛПХ ларда – 72 гектарны тәшкил итә.
Авыл халкына балалар бакчасы, мәктәп, мед. пункт, почта, китапханә, авыл җирлеге башкарма комитеты, мәдәният йорты, 2 кибет хезмәт күрсәтә. Көнкүрешләрен алып бару өчен авыл халкы терлекчелек, бакчачылык белән шөгелләнә. Халыкның яхшы яшәү рәвешен яңа транспорт чаралары алу да ачык раслый. Барлыгы 205 хуҗалыкка якынча 280 автотранспорт исәпләнә, шулардан: УАЗ – 80, такторлар – 32, йөк автомоб. – 9, җиңел авто -130, шуларның -30 чит ил авто. Бу – һәр гаиләгә 1,4 автомобиль туры килә дигән сүз.
3. Авыл җирлегенең административ эшчәнлегенә килгәндә: 2017 елда Шланга авыл җирлеге Советының 10 утырышында 21 мәсьәлә каралды. Тулаем алганда авыл җирлегенә 644 кеше морэжэгать иткэн , шуларның 362 төрле белешмәләр өчен, 25 характеристика, 19 авыл җирлеге башлыгына, 115 башкарма комитет секретаренэ хэм 129 язмача мөрәҗәгать итте. Авыл җирлегенә 449 документ кергән, 94 документка җавап бирелгән. Нотариус эшчәнлеге актив алып барыла, барысы 27 төрле кәгазь эше башкарылган шул исәптән 23 доверенность бирелгән, 4 документ заверять ителгән. Хәрби исәптә 157 кеше тора, шуларның: 9 сы хатын - кыз, 26 беренчел хәрби исәптә (армиягә барырга тиешле), 4 егетебез армиядә сафларында хезмәт итәләр.(Хәрби исәптән китәләр: ирләр 50 яшьтән хатын-кызлар 45 яшьтән). . Авыл җирлеге мәктәп коллективы белән тыгыз элемтәдә торып, бер - берсе белән ярдәмләшеп эшләп, барлык чараларны да бергә үткәрергә тырыша, студентлар белән очрашу булсынмы, ата –аналар җыелышлары, сайлаулар, иҗат концертлары.
Почта хезмәткәрләре халыкка газета - җурналларны, пенсия, пособияләрне вакытында китереп тора. Халык та бик кәнәгать. Авыл халкы утка, газга, телефонга, кредитларны, налогларны монда түлиләр. Шул ук вакытта халыкка кирәкле көн күреш товарлары да саталар һәм бу халык өчен бик җайлы. Газета- җурналларга язылу планнарын үтиләр. 2018 елнын беренче яртыеллыкка 525 данә газета жуналга язылган. Берүк вакытта өйдән чыкмый да торак коммуналь хезмәтләре өчен түләү мөмкинчелеге бар хәзер, ул дәүләт порталы хезмәтләре аша . Безнең күбебез инде бу хезмәттән файдалана, һәрбер мәктәп укучысы, укытучылар бу эштән файдалану тәртибен аңлатып бирә ала.
Барлыгы авыл җирлеге буенча 50 йортка чыбыклы телефон кергән, хәрбер йортта берничәшәр кәрәзле телефон интернет челтәренә тоташкан, күп йортлар кабелле телеведениедән файдалана, алар барысы да эзлексез эшләп тора. Авария булган очракларда килеп төзәтәләр. Шушы “Таттелеком” оешмасы җитәкчелегенә, хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
ФАПлар эшчәнлегенә килгәндә, яшь кадрларыбыз үзләренең вазыйфаларын башкарып барырга тырышалар. Халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтеп, инвалидларга ташламалы даруларны вакытында кайтарып торалар. Халыкны флюорография үткәрүдә актив эшләделәр, 2017 елда 307 гә якын кеше тикшеренгән. 98 кеше план буенча диспансеризация үтте, э 2018 елда 148 кеше диспансеризация үтәргә тиеш. Үз вакытында тикшерелү – ул авыруны иртә ачыклау һәм сәламәтләнүгә беренче адым булып тора. Бүгенге көндә 3 хатын - кызыбыз йөклелек буенча исәптә тора. Аларга сау-исән балаларын биләргә насыйп итсен. Беренче медицина ярдәме күрсәтү бригадаларыда вакытында килеп җитеп, авыруга кирәкле ярдәм күрсәтәләр. Шулай ук участок табибы график буенча авылга килеп халыкны кабул итә, күрсәтмәләр бирә.
Халыкка мәдәният хезмәте күрсәтү – җаваплы һәм үзенчәлекле тармак. Мәдәният йорты хезмәткәрләре халык белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Ефремова Ольга Владимировна җитәкчелегендә “Яшьлек” бию түгәрәге эшләп килә. Авылда Яңа елны каршылау, Җиңү көнен, “Майның унбише”, өлкәннәр көнен , әниләр бәйрәмен үткәрү бөтен бәйрәмнәр дә зур оешканлык белән үтә. Күп кенә үзешчән артистларыбыз республика, зона ярышларында һәм бәйгеләрендә катнашып призлы урыннарга лаек булдылар. Барлыгы мәдәният өлкәсендә 3 кеше эшли, шуларның 2 се мәдәният йортында, 1 се китапханәдә. Үткән ел Алимова Шәмсия Сәмиулла кызы инициативасы белән авылыбызда “Чәчәк бәйрәме” үткәрелде.
Ветеринария хезмәткәрләре дә елга берничә тапкыр авылда булган терлекләргә төрле ветеринар чаралар үткәрәләр. Бөтен кешеләр дә үзләренең сыерларын вакытында анализга алып килмиләр, ветеринария таләпләрен үтәмәгән очраклар була. Киләчәктә бу таләпләрне үтәргә кирәк.
Авыл эчендәге юлларны карау hoм чистарту даими рэвештэ алып барыла. Бу эшлэрдэ ел әйләнәсендә бигрәктә , Бакиров Ранис, Мухаметзянов Илдар , Маллямов Данил, Нуретдинов Шайхенур, Мухаметзянов Илнур уз тракторлары белэн ярдәм итеп торалар, шулай ук агрофирма тракторы белән тракторчы Азмуханов Шаукәттә актив эшли, аларнын хәммәсенә зур рэхмәтемне эйтер идем.
Башка эшләр: Ел дәвамында авыл жирлеге эшчәннәре белән берлектә юл буйларын hәм юл буендагы полосаларны чистарту эшләре алып барыла. Киров, Тукай урамындагы юлга трубалар казып куелды. 27 май район башлыгы карары нигезендә бердәм зиратларны чистарту көне буларак үтте. Анда корыган агачларны кисеп җыештыру, печәнен чабу буенча өмәләр оештырылды. Аеруча бу эшләрдә Сабиров Рифкать, Алимов Фәритне атап утмичә мөмкин тугел. Мондый изге күркәм чара быел да дәвам ителәчәк, барыгызны да актив катнашырга чакырам.
Экологик культурага килгәндэ без үзебезне җаваплы итеп тойсак иде. Сездән дә чүпне елгаларга, уй-сулыкларга ташламауны сорыйм. Правила благоустройство бар, штрафлары зур. 2017 елда 2 хуҗалыкка 2 мең сум күләмендә штрафлар да салынды. Һәр ел яз башында экологлар килеп, чисталыкны тикшереп торалар. Билгеле чисталык булдыру һәрберебезнең бурычы, аның белән кешенең, авыл җирлегендә яшәүче барыбызның да нинди тәрбия алуыбыз чагыла. Тагын бер тәртипсезлек – малларны теләсә кайда йөртү. Бу бернинди законга сыя торган эш түгел. Авылны үстерү, яшәртүне һәркем изге бурычы итеп тойсын иде. Бу жирдә без бары кунак кына, димәк, тыйнак булыйк, аңлы булыйк!
Безнең авыл җирлеге Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә дә, районда үткән барлык чараларда да актив катнашып киләбез!
4. Авыл жирлегенен 2017 ел бюджет үтәлешенә килгәндә, ул 3 млн 764 мең итеп үтәлде. Болар: җир налогы- 342 мең, шәхси милеккә налог- 61 мең. физик затлардан җыела торган налог- 56,5 мең, госпошлина 4 мең, 277,5 мең үзара салым һәм башкалар. Шунын өстенә тагын Республика hәм җирле бюджетлардан :
|
|
|||||
№ п/п |
Программа исемлеге Капиталь кертемләр |
Бирелгән финанслар (мең) |
|
|||
Татарстан бюджетыннан |
Җирле бюджеттан |
Барысы |
||||
1 |
Мәдәният йортына видеокүзәтү |
|
38,00 |
38,00 |
||
2 |
Урам утлары |
350,84 |
|
350,84 |
||
3 |
Яңа участокка газ кертү |
2 537,20 |
|
2 537,20 |
||
4 |
Зиратны җир ишелүдән саклау |
16 221,42 |
|
16 221,42 |
||
5 |
Авыл җирлеге бинасына капиталь ремонт |
879,14 |
96,93 |
976,07 |
||
6 |
Үзара салым |
908,00 |
277,50 |
1 185,50 |
||
Барысы: |
20 896,60 |
412,43 |
|
|||
Барысы бөтен бюджетлар: |
21 309,02 |
|
|
|||
Барлык эшләрне башкарып чыгуда ярдәм күрсәткәннәре өчен район администрациясенә зур рәхмәтемне җиткерәм.
5. Халыкның актив эшчәнлеге:
Авылыбызда 9 шәхси эшмәкәр эшләп килә иде үткән ел тагын 1 эшмәкәребез артты, ул Махмутов Ранис үз эшен башлап җибәрде, аңа да халыкны эш белән тәэмин итү бүлеге ярдәме белән 120 мең сум күләмендә акчалата бирелде. Авыл халкына сәүдә хезмәте ике шәхси кибет эшләде. Халыкка кирәкле көнкүреш товарларын вакытында кайтарып торалар. Без алар белән бик тыгыз элемтәдә хәрвакыт очрашып торабыз. Шулай ук үткәрелгән чараларда да активрак катнашып ярдәм итүләрен сорыйм.
Бездә ике КФХ эшләп килә: Махмутов Загит Зиннур улының 107 гектар җире бар, ул 1 гектардан 32200 сум табыш алган. Идиятуллин Фәрит 146 гектар җирне эшкәртеп, 1 гектардан 13600 сум табыш алды.
Иптәшләр, безнең авылда гомер-гомердән тырыш, эш сөючән халык яши. Соңгы 3 елда авылда терлек саны артып китте. Эре мөгезле 705 баш терлек, 2016 елда ул 661 баш булган, (+44) шулардан 301 се сыерлар, 2016 елда 274 сыер (+27). Белгәнебезчә дәүләтебез сыерлар санын югалтмас өчен бер сыер башына 3000 сум күләмендә субсидия дә бирде. Безнең авылга 301 сыерга 903 мең сум акча бирелде. Гомумән санап чыгарсак 2016 елда 1 хуҗалыкка елына 153700 сум күләмендә акчалата табыш керсә бу күсәткеч 2017 елда - 203000 сумны тәшкил итте. Сөт сатудан гына да мисал өчен: Сафин Илдарлар хуҗалыгы 2017 елда 10 сыердан 40200 литр сөт сатып 694000 сум акча эшләгән, бу бер айга 58000 сум (17.7 сум бер литрга). Мушарапов Альбертлар 6 сыерга - 19400 литр 343380 сум, Юсупов Рамиллар 4 сыерга 9200 литр – 162840 сумны тәшкил итте. Бу хуҗалыкларыбыз киләчәктә дә сыерларының баш санын арттыру өстендә эшлиләр. Бу авыл кешесе өчен бик яхшы керем чыганагы булып тора. Бездә ике сөт җыючы эшли. Алар көненә 1800 литр күләмендә халыктан сөт җыя.
Сонгы айларда сөт бәяләре төшү күңелебезне төшерсә дә, бер ничә көн элек Татарстан хөкүмәте савым сыер башына акчалата матди ярдәм күрсәту турында курсәтмә бирде. Февраль аенда бер сыер тотучыларга - 2 мең, ике сыерлыларга – сыер башына 3 мең, ә 3 hәм артыграк тотучыларга сыер башына 4 әр мең акча бүленеп биреләчәк. Үткән ел 2 хуҗалык 5 һәм 8 сыер асрау өчен терлек абзарлары төзү программасында катнашты. Программа авыллардагы социаль-икътисадый вәзгыятьне җайга салуны күздә тота. Аның буенча, сыерлар саны 24 тән дә ким булмаган гаилә фермаларын оештыру өчен, Татарстан бюджетыннан зур суммада акчалата ярдәм булеп бирелә. 3 тән 8 башка кадәр сыер тотучыларга ферма төзү өчен хөкүмәт 200 мең сум акча бирүне күздә тота. Тагын буаз таналар алганда , шулай ук һәр башка 15 мең сум күләмендә субсидия бирү каралган .
Башка программаларда да актив катнашып киләбез. Экранда бу күрсәткечләргә игътибар итегез!
Авылда 1 гаилә фермасы эшли, бүгенге көндә 70 башка якын эре мөгезле терлек: шулардан 42 баш сыер исәпләнә, ә гаилә фермасы 50 башка исәпләнгән тагын 8 баш сыер белән тутыру бурычы тора!
Елдан ел авылыбызда (народные промысли) көн-күреш җихазларын ясаучылар кими, элек арба – чаналар, сукалар, тәрәзә рамнары, бизәкләре, өстәлләр – урындыклар ясаучы остазларыбыз бар иде.
2018 ел районда кооперация елы дип игълан ителде. Белгәнебезчә авыл җирлегенең һәм монда гомер итүче халыкның төп байлыгы җир. Ул безне ашата, киендерә, барлык ихтыяҗларыбызны үтәргә ярдәм итә.
Шуңа да җирдә җитештерелгән продукциягә булган ихтыяж беркайчан да кимемәячәк , ә бары тик артачак кына, шулай булгач, киләчәген ныклап уйлаган кеше җиргә берегеп эшләргә һәм яшәргә тиеш диеп уйлыйм мин. Соңгы елларда халык бәрәңгене аз утырта башлады, чөнки сатып алучы юк. Шул ук вакытта кибет киштәләрендә яшелчәнең хакы көннән көн артып тора. Эле сонгы айларда сөтне сатып алу бәяләре дә түбән тәгәрәде. Мондый шартларда аерым тормыш алып бару авырлаша, шуна да безгә берләшеп бу юнәлештәге эшне башка төрле итеп оештырырга кирәк. Конкрет эйткәндә, продукцияне чимал итеп тугел, ә әзер продукт итеп житештерергә hәм кулланучының узенә илтеп тапшыру күп вакыт отышлырак булыр иде.
6. Самооблажение:
2017 елга куелган бурычларны үтәүгә килгәндә халыктан җыелган 277 мең 500 сумга, дәүләтебез 908 мең өстәп бирде. Шуңарга: зират өстен 560 метр тимер рәшәткә белән әйләндерелде, Киров, Ленин урамына, Карл Маркс, Тукай урамнары өлешенә карьердан таш җәелде.
2018 елдагы эшләргә килсәк безнең 2017 елның 19 ноябрдә узган референдум нәтиҗәләре буенча беренче кварталда без халыктан 300 сум күләмендә акча җыеп тапшырырга тиешбез.(550 сайлаучы, 165 мең сум) Моңа тагын хөкумәтебез 1 сумга 4 сум өстәп бирә. Бу бик зур финанс ярдәм. Быел без, Октябрь, Вахит Гафуров, Тукай, Карл Маркс урамнары юлларына таш җәйдерәчәкбез. Референдумда катнашкан авыл халкына, оештыруда үзләренең хезмәтләрен куйган агитаторларга, сайлау комиссиясе членнарына зур рәхмәтемне белдерәм һәм алдагы узачак референдумда да актив катнашырга чакырып калам.
Хөрмәтле авылдашлар! 2019 ел өчен без сезнең белән үзара салымның суммасын билгеләргә тиеш булачакбыз. Мин тәгъдим итәр идем 300 сум! Безнең авылга Республика , районыбыз җитәкчеләре 2017 елда шундый зур ярдәм күрсәткән вакытта бу әллә ни зур сумма түгелдер дип уйлыйм? Әле бит зиратны тимер рәшәткә белән тотып бетерү, буяу, чистарту эшләре безнең бурычыбыз булып тора?
7.Урам утлары буенча:
Шланга авыл җирлегендә урамнарны яктырту буенча 130 яктырткыч исәпләнә. Урам утларының сыйфатын яхшырту буенча да алга карап фикер йөртәбез. 2017 елда Республика программасы нигезендә 13 данә яңа типтагы светодиод светельниклар, 1 км СИП, электро шит куелды. Бу яңа утлар электр энергиясен экономияләргә һәм урамнарның яктылыгына уңай йогынты ясаганлыгы сизелде, шактый гына квт экономия бар. Урамнарны яктыртуга энергия тотылышы түбәндәгечә булды: үткән 2016 елда 84555 кВт.ка – 489950 сум булса 2017 ел күрсәткече 52250 кВт - 336000 сум, экономия 32200 кВт - 154000 сум. Урам утларын тәртиптә тотуны үзебезнең көчебез белән алып барабыз. Быел тулысынча ДРЛ лы лампочкаларны энерго сакчыл лампочкаларга алыштырып бетерү бурычы тора.
8. Авыл җирлеге территориясендә, жәмәгать урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итү безнен топ бурычыбыз. Шунын өчен уткән ел Шланга авыл мәдәният йортына видеокүзәтү куелды, авыл жирлеге административ бинасында, мәктәптә hәм кибетләрдә видео кузәтуләр оештырылган. Авылыбызда шулай ук мәчет эшләп килә. Булган бөтен дини бәйрәмнәрне, дини йолаларны имамыбыз Иршат хәзрәт җитәкчелегендә башкарып баралар. Җомгага йөрүче иптәшләрнең саны гына үткән ел белән чагыштырганда кими бара. Шушы зур матур җылы мәчет бинасы атнага бер мәртәбә ачылуы әлбәттә борчу тудыра. Шуңа күрә 2018 елда безнең остазларыбыз алдында дингә укырга өйрәтү бурычы куела. Ветераннар Советы Миннебаев Альбирт җитәкчелегендә актив эшләр алып бара. Балаларны париотик тәрбияләү максатыннан ел саен “Ягез әле, егетләр!” КВН кичәләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу, 9 май бәйрәме, геройлар көне. 2017 елда авыл җирлеге башлыгы белән берлектә 70 - 75 – 80 яшь тулган авылдашларыбызны юбилейлары белән котлап үттек. Безнең авыл җирлегендә ДНД эшләп килә. Алар хәрвакытта график буенча кизү торып безгә ярдәм итәләр, бөтен булган чараларда актив катнашалар.Соңгы вакытларда күреп ишетеп беләбез терроризм, экстремизм афәте киң тарала, авылда да бик сак уяу булсак иде. Чит машиналар, ят кешеләрне күргән очракта тиз арада полиция участок вәкиленә, авыл җирлегенә хәбәр итүегезне сорыйм.
9. 2018 елда торган бурычлар:
Без үзебезнең 2020 елга кадәр социаль - экономик стратегия үсеш программасын кабул иткән идек. Шуның нигезендә эш алып барабыз. Иң авыры зират ишелүне туктату эшләрен төгәлләү тора. Шулай ук зирәт өстендә корыган агачларны кисеп быел җыештырып бетерү буенча өмәләр оештыру, тимер рәшәткә белән әйләндерү, урам утларын энерго сакчыл лампочкаларга алыштырып куеп бетерү, майның унбише бәйрәмен оештыру.
Хәзер инде 2018 ел белән барабыз. Алда әле эшләр бик күп. 1. Авылда тулысынча чисталык һәм тәртип булдыру. 2. Авыл урамнарындагы юлларның төзеклеген саклау һәм булганча щебень җәюне дәвам итү.
Хөрмәтле авылдашлар!
2018 елның 18 нче мартында илебез президентын сайлау чаралары үтәчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 ел белән котлаган вакытта. Ул, илкүләм лидер дип атап, Татарстанга һәрьяклап ярдәм күрсәтүе өчен, Россия Президентына олы ихтирамын белдерде. "Россия Президентын сайлау 2018 елның иң әһәмиятле сәяси вакыйгасы булачак. Әлеге сайлау кампаниясе иҗтимагый - сәяси тотрыклылык һәм илдә яшәүчеләрнең җаваплылыгы шартларында узар дип ышанам", ди Миңнеханов. Шуңа да киләсе сайлауларда сезне сайлау участогына килеп тавышыгызны безгә чынлап та файда китерүче кандидатка бирерсез дип ышанам! Хөрмәтле иптәшләр! Җирлегебезнең барлык казанышлары безнең уртак тырышлык. Үз өлешен керткән һәрбер кешегә рәхмәтемне белдерәм. Докладтан күренгәнчә, башкарылган эшләр аз түгел, ләкин эшлисе эшләрдә, проблемалар да җитәрлек. Чыгышымның ахырында. 2018 елга куелган бурычларны үтәү, җирлегебезнең социаль-икътисадый үсешен тәэмин итү өчен бердәм көчебезне куярбыз дип ышандырып каласы килә.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!