Су басу куркынычы янаганда нәрсә эшләргә?

10 апреля 2018 г., вторник

Су күтәрелгәндә һәм су басу куркынычы янаганда:

- газны, электр энергиясен сүндерергә, суны туктатырга;

- азык-төлекне, кыйммәтле әйберләрне, кием-салымны чормага, түбәгә күчерергә;

- мал-туарны куркынычсыз урынга күчерергә;

- йөзү чаралары, баскычлар, арканнар (баулар) әзерләргә;

Эвакуацияләү турында кисәтү  алганда:

- 3 көнлек азык-төлек запасы җыярга;

- медаптечка, җылы кием, күлмәк-ыштан әзерләргә;

- документларны су  үткәрми торган пакетка төреп куярга;

- вакыт булса, ишек-тәрәзәләрне ябарга (йозакка бикләргә).

Су тиз арада күтәрелгәндә югарырак урынга менеп (урнашып), паникага бирелми, туган хәлләр  турында  коткаручыларга хәбәр итәргә.

Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү өчен телефон номерлары:

1. Районның Бердәм диспетчерлык хезмәте -  01, 112, 101 (кәрәзле телефоннан), 2-39-01

2. Полиция – 02, 2-29-45, 102 (кәрәзле телефоннан),

3. Ашыгыч ярдәм – 03, 103 (кәрәзле телефоннан),

4. Райгаз – 04, 104 (кәрәзле телефоннан),

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International