Су күтәрелгәндә һәм су басу куркынычы янаганда:
- газны, электр энергиясен сүндерергә, суны туктатырга;
- азык-төлекне, кыйммәтле әйберләрне, кием-салымны чормага, түбәгә күчерергә;
- мал-туарны куркынычсыз урынга күчерергә;
- йөзү чаралары, баскычлар, арканнар (баулар) әзерләргә;
Эвакуацияләү турында кисәтү алганда:
- 3 көнлек азык-төлек запасы җыярга;
- медаптечка, җылы кием, күлмәк-ыштан әзерләргә;
- документларны су үткәрми торган пакетка төреп куярга;
- вакыт булса, ишек-тәрәзәләрне ябарга (йозакка бикләргә).
Су тиз арада күтәрелгәндә югарырак урынга менеп (урнашып), паникага бирелми, туган хәлләр турында коткаручыларга хәбәр итәргә.
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү өчен телефон номерлары:
1. Районның Бердәм диспетчерлык хезмәте - 01, 112, 101 (кәрәзле телефоннан), 2-39-01
2. Полиция – 02, 2-29-45, 102 (кәрәзле телефоннан),
3. Ашыгыч ярдәм – 03, 103 (кәрәзле телефоннан),
4. Райгаз – 04, 104 (кәрәзле телефоннан),